Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Сөембикә” операсының авторлары спектакльдә хатын-кыз язмышын сурәтләүләрен әйтәләр
“Сөембикә” операсы премьерасы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында ике көн - 26 һәм 27 сентябрьдә күрсәтеләчәк.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Сөембикә” операсы – хатын-кыз язмышы турында тарих. Әмма ханбикә образының бүген сәхнәләштерелүе бик актуаль. Бу хакта яңа милли операны куючы режиссер Юрий Александров әйтте. Бүген опера авторлары һәм куючы төркем журналистларга беренче тапкыр “Сөембикә” операсы язылу һәм куелу нечкәлекләре турында сөйләделәр. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Сөембикә” операсы куелу уңаеннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә либретто авторы Ренат Харис, композитор Резеда Әхиярова, куючы режиссер Юрий Александров, куючы рәссам Виктор Герасименко катнашты.
“Сөембикә” операсы буенча ике ел дәвамында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында актив эш барды. Театр җитәкчелеге опера турныда алдан бернинди дә мәгълүмат бирмәскә тырышты. Сөембикә образы һәм спектакль турында беренче шәрехләүләр театр сезоны тәмамланганда гына барлыкка килде. Сөембикә партиясен башкарачак солистларның берсе – Гульнора Гатина да үз күзаллаулары булган беренче интервьюсын бирде.
“Сөембикә – тарихи образ, без аннан сәнгати образ ясадык. “Бәхеткә дип туган дала кызын, тәхет биреп газап чиктердең”, дип язмышка мөрәҗәгать итә Сөембикә. Бөтен Сөембикә шуңа сыйган”, - дип сурәтләде Ренат Харис ханбикәне матбугат конференциясендә.

“Мин бу әсәрдә хатын-кызга хас булган иң матур сыйфатларны күрсәтергә теләдем. Ирен һәм баласын яраткан гап-гади хатын-кызны. Ул бит әле ханбикә. Ул үзен Мәскәүгә биреп, ханлыкны саклап була, дип ышана. Алай булмый инде, әлбәттә. Татар тарихында ул бердәнбер хан. Дәүләт башында торган башка хатын-кыз булмаган. Соңрак та булмады. Безнең белән ирләр идарә итә. Яхшымы бу, начармы – әйтә алмыйм, миңа калса, хатын-кызның күңеле йомшаграк”, - диде танылган композитор Резеда Әхиярова

Куючы режиссер үзләренең әдәби геройны түгел, ә тарихи шәхесне сурәтләүләрен ассызыклады. “Әсәр хатын-кыз язмышын тасвирлый, Сөембикә ирен югалткан, иреген югалткан, баласын югалткан. Боларны күрсәткәннән соң ниндидер Күкләргә бәйле финал кирәк иде. Мин либретто һәм музыка авторыннан якты һәм тыныч итеп тәмамлануын сорадым. Чөнки бу - халкы хакына үзен корбан иткән хатын-кыз турында хәтер. Бу - бик актуаль тема”, - диде ул. Без бу опера белән чынлыкта опера шөгыльләнмәскә тиешле эшләргә дә кагылабыз. Без операда Россиянең үз статусы өчен көрәшкән чагын сурәтлибез. Ул һәрвакыт кан көрәш, халык газаплануы... Без хәзер дә шуны тоябыз. Россия кабат дөньяда үз статусын ныгытырга җыена. Бөек Советлар Союзы җимерелде. Россия кабат үз тирәсендә көчләр туплый башлады. Бүгенге катлаулы сәяси вакыйгаларда бу опера бик актуаль яңгырарга тиеш”, - диде Юрий Александров.

- “Сөембикә” операсы премьерасы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында ике көн - 26 һәм 27 сентябрьдә күрсәтеләчәк. Билетлар сатылып беткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз