news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Сөембикә» операсы Шаляпин фестивале программасына кергән

Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә 1 – 27 февраль көннәрендә үтә.

«Сөембикә» операсы Шаляпин фестивале программасына кергән
Рамил Гали/архив

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Сөембикә» операсы Шаляпин фестивале программасына кергән. Спектакль 22 февральгә билгеләнгән.

Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә 1 — 27 февраль көннәрендә үтә. 

Афишада 9 спектакль һәм 2 гала-концерт. Программада — «Пиковая дама», «Турандот», «Травиата», «Трубадур» һәм башка спектакльләр.

«Сөембикә» операсының премьерасы 2018 елның сентябрендә булды. Ул 2019 елда Ф.Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале программасына кертелмәгән иде. 2020 елда программага кертелде.

«Сөембикә» операсының композиторы — Резеда Ахиярова, либретто авторы — Ринат Харис. Режиссер — Юрий Александров. Рәссам — Виктор Герасименко.

news_right_1
news_right_2
news_bot