news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Сөембикә” операсы киләсе яртыеллыкта театр афишасына керәчәк

“Сөембикә” операсы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында сентябрь аенда ике көн күрсәтелде.

“Сөембикә” операсы киләсе яртыеллыкта театр афишасына керәчәк
Рамиль Гали

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). “Сөембикә” операсы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының репертуарына кертелгән. Әмма ул әле бу яртыеллыкта афишаларда булмаячак.

“Сөембикә” операсының әлегә афишаларда күренмәве белән бәйле җәмәгатьчелек сорауларына җавап итеп, театрның матбугат үзәге “Татар-информ” хәбәрчесенә шуларны җиткерде. “Иртәгә безнең театрда “Җәлил” операсы күрсәтелә. “Үзгәреш җиле” концертларына билетлар сатуга чыкты. “Сөембикә” операсы, һичшиксез, афишаларда булачак”, - диде театр җитәкчелеге вәкиле.

“Сөембикә” операсы Шаляпин фестивале программасына да кертелергә мөмкин.

  • “Сөембикә” операсы сентябрь аенда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында ике көн күрсәтелде. Милли опера белән театр яңа сезонын ачты. Либретто авторы – Ренат Харис, композитор – Резеда Әхиярова. Режиссер – Юрий Александров.

news_right_1
news_right_2
news_bot