news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сөембикә» операсы беренче тапкыр Шаляпин фестивалендә күрсәтеләчәк

Федор Шаляпин исемендәге фестиваль быел Казанда 31 гыйнварда башланып китә һәм 23 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

«Сөембикә» операсы беренче тапкыр Шаляпин фестивалендә күрсәтеләчәк
Рамил Гали/архив

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Сөембикә» операсы быел Казанда Ф.Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале программасына кертелгән. Фестивальнең афишасы Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сайтында урын алган.

Быел Ф.Шаляпин исемендәге фестиваль 31 гыйнварда башланып китә һәм 23 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Фестивальдә 10 спектакль күрсәтеләчәк.

«Сөембикә» операсы фестивальне ябачак – ул 23 февральдә булачак. Сөембикә партиясен Гульнора Гатина башкарачак. Явыз Иван партиясендә – Әхмәт Әһәди, Кошчак партиясендә – Артур Исламов, Шаһ Гали – Филүс Каһиров, бала караучы партиясендә – Венера Ганиева. Үтәмеш ролендә Араслан Сибгатуллин чыгачак.

«Сөембикә» операсының премьерасы 2018 елның сентябрендә булды. Ул 2019 елда Ф.Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале программасына кертелмәгән иде.

«Сөембикә» операсының композиторы – Резеда Ахиярова, либретто авторы – Ринат Харис. Режиссер – Юрий Александров. Рәссам – Виктор Герасименко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100