news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сөембикә»нең апрель саны тышлыгын Әстерхандагы милләттәшебез Динара Мәҗитова бизи

«Астрахань–24» телеканалы җитәкчесе Динара Мәҗитова - дүрт бала әнисе, ул мәрхүм апасының улына да әни булган.

«Сөембикә»нең апрель саны тышлыгын Әстерхандагы милләттәшебез Динара Мәҗитова бизи
http://tatar-congress.org/

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда нәшер ителүче «Сөембикә» журналының апрель саны тышлыгын Әстерхан кызы — «Астрахань–24» телеканалы җитәкчесе Динара Мәҗитова бизи. Динара Мәҗитова озак еллар Әстерханда татар яшьләре хәрәкәтенең лидеры, 2006-2016 елларда Бөтендөнья татар яшьләре форумы шурасы әгъзасы булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Ул 2014-2018 елларда Әстерхан өлкәсе татарлары тормышын яктырткан «Идел» өлкә газетасы баш мөхәррире вазифасын башкарды. Төрле елларда — «Дуслык» татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы советы әгъзасы булды. 2020 елның мартында «Астрахань–24» телеканалы җитәкчесе булып билгеләнде.

Әлеге эшчәнлегеннән тыш, Динара — дүрт бала әнисе, тагын әле ул мәрхүм апасының улына да әнисен алыштырган. Әстерханда узган «Татар кызы», «Татар гаиләсе» кебек бәйгеләрнең төп оештыручысы да — ул. Кыскасы, милли тормыш эчендә кайнап яши! Аның турындагы «Әстерханнан Казан күренә!» дип аталган язманы «Сөембикә» журналының апрель саныннан табып укый аласыз, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100