news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сөембикә манарасы һәм Кол Шәриф мәчете бренд итеп теркәлде

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы Кремльнең архитектура ансамбле сурәте төшерелгән тауар билгесе хуҗасы булды

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). “Казан Кремле” музей-тыюлыгы Кремльнең архитектура ансамбле һәм аның фрагментлары сурәте төшерелгән тауар билгесе хуҗасы булды.
Үзгәреш сувенирларга, басма продукциягә, хәтта ризык төрелгән тышлыкларга да кагыла. Шулай итеп, сувенир продукцияләрендә, азык-төлек продуктларында, басма продукцияләрдә Татарстан башкаласы символы һәм Сөембикә, Кол Шәриф мәчетләре кебек мәдәни казанышлар символларын сурәткә төшерү өчен музей-тыюлык җитәкчелегеннән рөхсәт алырга кирәк булачак.
Казан Кремле РФ халыкларының мәдәни хәзинәсе һәм Бөтендөнья мәдәни мирасының әһәмиятле объекты булып тора. Казан Кремле сурәтләрен хокукый яклау мөмкинлеге алу республиканың төп мәдәни хәзинәләрен файдалану юлларын тәртипкә салачак, дип хәбәр ителә музей-тыюлыкның пресс-релизында.
“Казан Кремле” тауар билгеләренең хуҗасы буларак Кремль понарамасын һәм аерым объектларны, исемнәрен куллануны рөхсәт итү яки рөхсәт итмәү хокукы алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100