news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” Бөтенроссия бәйгесе 21нче тапкыр уздырыла

Конкурсның төп максаты - тирән фикерле, аек акыллы, хезмәт сөючән, җәмгыятькә файдалы лаеклы алмаш әзерләүгә булышлык итү, ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Иртәгә, 31 мартта, Казанның “Гаилә” мәчетендә Коръәнне һәм ислам, әхлак, рухи кыйммәтләребез нигезләрен иң яхшы белүчеләрнең ХХI Бөтенроссия бәйгесе - “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” конкурсы уздырыла. Бу хакта мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр итте.

“Мөслимә” газетасы мөхәррире, ТР Мөселман хатын-кызлары “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира абыстай Әдиятуллина башлангыч биргән бәйге быел 21нче тапкыр уздырыла. Бәйгедә Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 4 яшьтән 18 яшькәчә балалар катнашачак.

Оештыручылар әйтүенчә, конкурсның максаты – ислам традицияләрен үстерү һәм ныгыту; төрле мәдәниятлар арасындагы элемтәләрне көчәйтү; тирән фикерле, аек акыллы, хезмәт сөючән, җәмгыятькә файдалы лаеклы алмаш әзерләүгә булышлык итү; үсеп килүче яшь буында татар телен һәм мәдәниятен, рухи кыйммәтләрне сакларга омтылыш уяту.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100