news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

С.Дувис: “Универсиада башланырга 3 ел алдан шундый зур әзерлек күрелгәнне беренче күрүем”

FISUның техник комиссиясе Казанда Универсиадага әзерлек барышы хакында фикерләре белән уртаклашты

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан Универсиадасына дип төзелгән һәм төзелә, реконструкцияләнә торган спорт объектлары әзерлеге “бик яхшы” билгесеннән дә югарырак дип була. Бүген “Казан-2013” башкарма дирекциясендә уздырылган матбугат конференциясендә FISU – Халыкара студент спорты федерациясенең халыкара техник комитеты рәисе Ставрос Дувис, 10 көн дәвамында үткәрелгән техник тикшеренүләр нәтиҗәләренә таянып, шулай дип бәя бирде.

7-19 июнь көннәрендә Татарстан башкаласы Казанга FISU спорт төрләре буенча техник комитетлар рәисләре спорт объектларын техник тикшерү, спорт программасы һәм турнирлар үткәрүне вакыт буенча билгеләү-тәгаенләү максатында килгән иде. Комиссия исә, Россиядән тыш, Финляндия, Германия, Швеция, Греция, Франция, Венгрия, Сербия, Канада һ.б. - барлыгы 20 илдән булган 30 белгечтән тора. Эш тыгыз булу сәбәпле, билбаулы көрәш, йөзү, суга сикерү һәм регби-7 уеннарын уздыру буенча спорт объектларын һәм ифраструктурасын FISU таләпләре буенча тикшерүчеләр генә очрашуга килә алмаган, чөнки кичә эш бик соң төгәлләнгән һәм нәтиҗәләр ахырынача чыгарылмаган.

Эш йомгакларын журналистлар аша җәмәгатьчелеккә җиткерү өчен дирекциягә килгәннәр арасында FISU халыкара техник комитеты рәисе Ставрос Дувис, FISUның җәйге Универсиадалар буенча директоры Марк Ванденплас һәм әлеге Халыкара студент спорты федерациясенең спорт менеджеры Михал Бухел чыгышларында һәркайсы, әйбәт каршы алып яхшы эш шартлары булдырган өчен, югары җитәкчелеккә - ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһановка һәм оештыру комитетына рәхмәт белдерде. “Казан-2013” башкарма дирекциясе директоры Владимир Леонов фикеренчә, Универсиада үткәреләчәк 64 объектның һәрберсе FISU таләпләре буенча гына түгел, ә халыкара спорт федерациясе нормативларына да туры китереп эшләнергә тиеш һәм Казан шуңа омтыла да.


FISU тарихында, беренче тапкыр буларак, Казан 26 төр буенча спорт уеннары уздыруга заявка биргән, бу исә - Олимпия уеннары программасына тиң масштаб; Универсиада башланырга 3 ел алдан шундый зур әзерлек күрелгәнне беренче күрүем. Уеннар уздырырга заявка бирелгән 26 спорт төренең 22се буенча техник тикшерүләр ясалды, тәкъдимнәр кертелде, уеннар барышында ничә илдән күпме хөкемдар буласы турында киңәшләр бирелде. Алда әле 37ләп ай бар – бу вакыт, Универсиаданы югары дәрәҗәдә үткәрүгә ныклап әзерләнеп бетү өчен, кирәгеннән артык, дип аңлатты Ставрос Дувис. Марк Ванденплас исә, без әзерлек мәсьәләсендә дөрес юлдан барабыз, сүзгә биредә колак салалар, таләпләр вакытында үтәлә, мондый хәлгә без бик канәгать, диде.

Инспекция тикшерүе вакытында футбол аренасының өслеге нинди булачагы хәл ителде, нәтиҗәдә, хатын-кызлар ясалма өслектә, ир-егетләр чын чирәмдә футбол уйнаячак дип килешенде, тагын Үзәк стадионда җиңел атлетика секторлары, арена өслеге алыштырыла, мөгаен, Россиядә футбол буенча “Евро-2012” чемпионатына кадәр булыр, дип белдерде “Казан-2013” башкарма дирекциясе директоры урынбасары Азат Кадыйров. Аның сүзләренчә, шулай ук, өстәл теннисын ипподромда уздыру отышлы саналды, мәйданы зур, төзелеп бетмәгән манежы бар, реконструкциядән соң теннис өстәлләре кую өчен уңайлы булачак, бу объектта пляж волейболы уеннары да уздырылу күздә тотыла. Теннис академиясендә исә, теннис белән бадминтон буенча ярышлар берьюлы зур бер мәйданда барса, тамашачы өчен дә кызыклы булачак, дигән тәкъдим булган, комиссия, шулай ук, ишү каналының борылыш турысын киңәйтергә кирәк дип тапкан.

Владимир Леонов, техник комиссия, һәр мәсьәләне аерым-аерым күрсәтеп, тагын 1 айдан рәсми хисап җибәрәчәк, октябрьдә Шеньжень Универсиадасына әзерлек буенча техник комиссия Кытайга барачак, шунда буласы очрашуда исә тагын тәкъдимнәр кертеләчәк, чөнки кайбер мәсьәләдә алар белән охшаш проблемалар бар – барысы да хәл ителәчәк, дип вәгъдәләде. Универсиадада 13,5 мең кеше катнашыр дип планлаштырыла, Шеньжень-2011 Универсиадасыннан соң ул төгәл хәл ителәчәк.

FISU халыкара техник комитеты рәисе Ставрос Дувис фаразлаганча, техник комиссия Казанга тикшерү белән янә тагын 1 елдан киләчәк. Бүгеннән Универсиада гына түгел, Олимпия уеннары үткәрерлек әзер объект дип, ул Теннис академиясен атады, “Татнефть-арена” белән “Ак барс” кара-каршы көрәш сараен да халыкара уеннар үткәрергә әзер, диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot