news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәүдә үзәкләрендәге тикшерүләр вакытында 31 кешедә сөт бизләрендә яман шешкә шик туган

Акцияләрдә барлыгы 2,5 меңнән артык хатын-кыз катнашкан.

Сәүдә үзәкләрендәге тикшерүләр вакытында 31 кешедә сөт бизләрендә яман шешкә шик туган
Султан Исхаков

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Онкологик авыруларга каршы көрәш елы кысаларында, 2016 елда Татарстанда “Образование против новообразований” мәгълүмати кампаниясе старт алган иде. Аның нәтиҗәләрен бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илдар Хәйруллин җиткерде.

Әлеге кампания кысаларында, 2016 елда берничә радиода социаль реклама трансляцияләнгән, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләре урамнарында, республика трассаларында 35 тән артык щит һәм баннер, җәмәгать транспортында 130 плакат куелган. Алар халыкны сәламәт тормыш рәвеше алып баруга һәм табибка вакытында мөрәҗәгать итәргә өндәгән.

“Әлеге кампаниянең максаты рак алдында халыкның куркуын киметү булды. Тикшеренүләр буенча җентекле мәгълүмат бирелде. Халык шуны аңларга тиеш: яман шешләргә каршы чын көрәш ракны башлангыч чорда ачыклау системасы төзелгән вакытта гына мөмкин. Әгәр авыру беренче стадиядә ачыклана икән, дәваланып тернәкләнү 95-97 процентка җитә. Беренче стадиядә рак диагнозы куелган меңләгән гражданнар дәваланып, хәзер тулы канлы тормыш белән яши һәм эшли”, - дип белдерде Илдар Хәйруллин.

Илдар Хәйруллин Казан, Яр Чаллы, Әлмәттә эре сәүдә үзәкләрендә мәгълүмати чаралар һәм онколог-маммологлар консультацияләре белән бушлай тикшеренүләр үткәрелгәнен әйтте. “Без хатын-кызларга яман шешне башлангыч чорында ук ачыклау өчен еллык тикшеренүләргә барырга кирәклеген сөйләдек”, - дип белдерде баш табиб. Акцияләрдә барлыгы 2,5 меңнән артык хатын-кыз катнашкан. Тикшерүләр барышында 400 дән артык төрле патология ачыкланган. 31 хатын-кызда яман шешкә шик туган. Баш табиб аларның барысының да тулы тикшерү үткәнлеген, аларның һәркайсы өчен диагностика һәм дәвалау схемасы төзелгәнен билгеләп узды. “Без хатын-кызларга яман шешне башлангыч чорында ук ачыклау өчен еллык тикшеренүләргә барырга кирәклеген сөйләдек”, - дип белдерде баш табиб.

Быел Казанның сәүдә үзәкләрендә массакүләм акцияләр дәвам иттереләчәк. Аларны 6-7 мартта уздыру ниятләнә. 18 февральдә Әлмәттә үткәрү планлаштырыла. “Түбән Кама һәм Чистайның да шушы акциягә кушылуы мөһим”, - дип белдерде Илдар Хәйруллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100