news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәүдә үзәгендә һәлак булган кешеләрне санау өчен, Кемеровода яшәүчеләрне моргка керттеләр

Митингка җыелган кешеләргә, соңыннан рәсми мәгълүматлар белән чагыштыру өчен, корбаннар исемлеген үзләренә төзергә тәкъдим иттеләр.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Кемеровода яшәүчеләрне «Зимняя вишня» сәүдә-күңел үзәгендә һәлак булган кешеләрне санау өчен моргка керттеләр, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

Кемерово моргы хезмәткәрләре, гадәти процедураны бозып, «Зимняя вишня» сәүдә-күңел үзәгендә йөзләгән кеше һәлак булган дигән имеш-мимешләрне тарату өчен, халыкны моргка кертте.

Инициатив төркем янгында бөтен гаиләсен (хатынын, өч баласын һәм сеңлесен) югалткан активист Игорь Востриков белән телефон аша даими элемтәдә тора.

Митингка җыелган кешеләргә, соңыннан рәсми мәгълүматлар белән чагыштыру өчен, корбаннар исемлеген үзләренә төзергә тәкъдим иттеләр.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы якшәмбе көнне Кемерово шәһәрендәге «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын чыгып, 64 кешенең һәлак булуы хакында хәбәр иткән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot