news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәүдә үзәгендә…балалар рәсемнәре

Сәүдә үзәгендә…балалар рәсемнәре

(Чаллы, 22 декабрь, «Татар–информ», Илисә Ганиева). Чаллының эре «Апельсин» сәүдә үзәгендә «Табигать – балалар күзлегеннән» дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Аны «Түбән Кама» милли паркы оештырды. Экспозиция автошәһәрнең, Алабуга, Түбән Кама, Минзәлә, якын–тирә авыл районнарының яшь рәссамнары иҗат иткән 80гә якын балалар рәсеменнән гыйбарәт.

Милли паркның экологик агарту бүлеге хезмәткәрләре сүзләренә караганда, алар әлеге экспозиция өчен урынны озак эзләгән. Кызганычка каршы, хәзерге шәһәр халкы күргәзмә һәм галереяларга сирәк йөри. Аларның күңелләренә үтеп керү, балалар рәсемнәре аша табигатьнең матурлыгы белән кызыксыну уяту өчен парк күргәзмәне беренче тапкыр кеше күп була торган урында оештырырга булган. «Апельсин» сәүдә үзәге администрациясе күргәзмәнең максатын аңлап, урынны бик теләп биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100