news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сәүдә, җәмәгать туклануы, сервис өлкәсенә белгечләр әзерләүгә ныклап алыначаклар
Системалы эшне оештыру өчен Сәнәгать һәм сәүдә, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыклары вәкилләреннән торган эшче төркем төзеләчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өлкәсенә белгечләр әзерләүгә багышланган киңәшмә узды. Анда билгеләп үтелгәнчә, бу өлкәләр өчен кадрлар әзерләгәндә Казан Универсиадасы ихтыяҗларын да күздә тотарга кирәк булачак.
Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты, Казан сәүдә-икътисад техникумы, ТР һәм Казан шәһәренең Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе, “Бәхетле” ҖЧҖ, “Мираж” кунакханәсе һ.б. вәкилләре катнашты дип, хәбәр итә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.
Министрлыкның сәнәгать һәм сәүдәдә корпоратив идарә бүлеге җитәкчесе Олег Булгаков белдерүенчә, алдагы елларга планнар һәм бурычлар 2013 елгы Универсиада чаралары белән бәйләнгән. Бүген аның матди-техник базазын булдыру уңышлы хәл ителә. Хәзер икенче состав өлешен- кадрлар белән тәэмин ителешне булдырырга кирәк. Бу, аеруча, сәүдә, хезмәтләр, җәмәгать туклануы һәм сервис өлкәләренә карый. Узган ел республикада 14 меңнән артык сәүдә, 4300- җәмәгать туклануы, 3100- көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиесе исәпләнгән. Бүген сәүдә тармагында -300 меңгә якын, кунакханә һәм рестораннарда - 43 мең кеше хезмәт куя. Кадрларның квалификация мәсьәләсе әлегә ачык кала. Киңәшмә эшендә катнашкан бизнес вәкилләре дә әлеге өлкәләрдә белгечләрнең әзерлк дәрәҗәсе һәм санының заман таләпләренә туры килмәвен күтәреп чыккан Шуны күздә тотып, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы индустрияне үстерүнең бердәм алымын эшләү бурычын куя.
Киңәшмәдә катнашучылар бергәләп белгечләр әзерләүнең системасын оештыру фикерен керткән. Шул максатларда якын арада Сәнәгать һәм сәүдә, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыклары вәкилләреннән торган эшче төркем төзеләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2