news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәүдә челтәрләреннән “хәләл” этикеткалы 143 кило дуңгыз карбонаты алынган

Хәзерге вакытта “Челны-мясо” җәмгыятенең барлыгы ничә килограмм продуктны әлеге этикетка белән чыгаруы ачыклана.

Сәүдә челтәрләреннән “хәләл” этикеткалы 143 кило дуңгыз карбонаты алынган
Султан Исхаков

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). "Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "хәләл" этикеткасы белән чыгарган дуңгыз карбонатының 143 килограммы кибетләрдән алынган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

  • "Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте "Челны-мясо" "хәләл" этикеткасы белән сатуга дуңгыз ите чыгарган иде. Дөрес, дуңгыз итеннән әзерләнгән әлеге ит продукциясендә «Хәләл» стандарт комитетының "Хәләл" сертификаты билгесе төшерелмәгән. Әмма этикеткада "хәләл" дип язылган сүз бар.

“Кибет киштәләрендә әлеге карбонатны тапкач, безгә сатудан 143 килограмм продукция алынган дигән хәбәр килде. Мерчендайзерларга әлеге продуктны сәүдә челтәрләреннән җыеп алырга күрсәтмә бирелгән. Соңыннан ачыклаганча, әлеге реклама стикеры карбонатка гына төшерелмәгән. Ягъни, башка продукциягә дә стандартка туры килмәгән “хәләл” этикеткасы ябыштырылган. Шуннан соң без “Челны-мясо”дан “хәләл” сертификатын алдык һәм бүген әлеге оешма белән эшләмибез. Ялган стикер ябыштырылып, барлыгы күпме продукция чыгарылган – бүген бу ачыклана”, - диде ТР Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Марат Низамов.

  • Дуңгыз карбонатына футбол стикеры рәвешендәге “Хәләл” билгесе ябыштырылган иде. “Челны-мясо” вәкилләре моны “Футбол буенча дөнья чемпионатына дип махсус уйлап табылган стикер, ул бөтен продукциягә, ягъни хәләл булмаган товарга да ябыштырылган” дип аңлатма бирде. Алар сүзләренчә, стикерга “хәләл” дигән язу ялгышлык белән кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100