news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәүдә челтәре җитәкчесе республикада хәләл ризык аз җитештерелүен әйтте

"Бәхетле" челтәре директоры әйтүенчә, Татарстанда хәләл конфетлар бөтенләй җитештерелми.

Сәүдә челтәре җитәкчесе республикада хәләл ризык аз җитештерелүен әйтте
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 6 август, “Татар-Информ”, Айгөл Шәйхлисламова). “Бәхетле-1” кибете сәүдә маркетингы буенча директор Антон Мартынов хәләл продукция җитештерүчеләр ихтыяҗны канәгәтьләндерми дип әйтте. Бу хакта ул «Татарстанда эшләнгән: киштәдә җирле җитештерүчеләрнең өлешен арттыру перспективалары. Уңай Һәм каршы фикерләр" түгәрәк өстәлендә сөйләде.

“Продукция җитештерү өчен чимал җитмәгәнгә продукциясез утырган чакларыбыз була. Бездә хәләл конфетлар буенча тәкъдимнәр юк. Аларга Мәскәүдә дә ихтыяҗ булыр иде. Анда мөселманнар диаспорасы зур бит. Шундый моментларда без хәләл продукция җитмәгәнен ачыклыйбыз да”, - диде ул “Татар-Информ” хәбәрчесенә.

Антон Мартынов әйтүенчә, республикада хәләл продукция җитештерүгә аз көч куела. “Сырлар буенча да тәкъдимнәр бик аз”, - диде ул.

Мартынов әйтүенчә, "Бәхетле" кибете хәләл продукцияне үзе җитештерә. Гомумән, сатуда булган продукциянең 25 проценты белән җирле җитештерүчеләр тәэмин итә.

Антон Мартынов җирле җитештерүчеләргә дисциплина җитмәвен дә әйтте. “Җиләк-җимеш буенча тәкъдимнәр бөтенләй юк. Бөреле агрофирмасы сезон вакытында гына яшелчә белән тәэмин итә, ә март аенда инде юк. Ягъни без даимилек булмаганга бик интегәбез”, - диде ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot