Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сөббух Рәфыйков: "Тоткынлыкта туңган тәнемне, җанымны Зәй эретте..."
Сөббух Рәфыйковның тууына 104 ел булды.
(Зәй, 17 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Язучы Сөббух Рәфыйковның кабер ташына язылган әлеге сүзләр тирән мәгънәгә ия. Озак еллар халык дошманы исемен күтәреп, зур авырлыклар кичергән мөхтәрәм затның соңгы 14 ел гомере, иҗаты Зәй җире белән тыгыз бәйләнештә. Биредә үзен кабул иткән, яраткан зәйлеләргә язучы үз әсәрләрендә тирән рәхмәтле булуын белдерә. Сөббух Рәфыйковның тууына 104 ел булды. Күркәм традицияне дәвам иттереп, Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә коллективы инициативасы белән шушы көннәрдә аның каберенә барып, искә алу чарасы үткәрелде, дип яза җирле басма.
Каберлеккә хакимиятнең милли мәсьәләләр, иҗтимагый оешмалар белән эшләүче бүлеге белгече Алсу Хисмәтуллина, ветераннар Советы рәисе Марсель Хуҗин, үзәк китапханәләр челтәре директоры Чулпан Шәйхиева, Кафил хәзрәт Хисамиев, "Зәй офыклары" газетасы журналистлары килде.
- Искиткеч көчле рухлы язучы алдында без баш иябез, аны үсеп килүче буынга үрнәк итеп куябыз. Шундый авырлыклар кичереп, тоткынлык газапларын күрүенә карамастан ул үзендә көч табып иҗат итүен туктатмаган. Аңа илһам биргән төбәкнең Зәй җире булуы безнең өчен бик мөһим. Зәйдә аңа хөрмәт йөзеннән ике елга бер бирелә торган Сөббух Рафыйков премиясе булдырылу да, язучыга районда тирән ихтирам булуын дәлилли, -диде искә алу чарасында чыгыш ясаган район ветераннар Советы рәисә Марсель Хуҗин.
Аның сүзләрен үзәк китапханә директоры Чулпан Шәйхиева да күтәреп алды:
-Сөббух Рәфыйков иҗатына багышланган күп төрле чараларда, без аның турында мөмкин кадәр укучыларыбызга күбрәк мәгълүмат бирергә тырышабыз. Ул безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр. Сынмыйча-сыгылмыйча, шундый искиткеч иҗат мирасы калдыруына без аңа бик рәхмәтле, -дип ассызыклады ул.
Ә Кафил хәзрәт Хисамиев язучы рухына дога кылды.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан даими тәртиптә тотылучы каберлеккә кызыл канәфер чәчәкләре салынды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз