news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәбәләк авылы малае Айдар турындагы фоторәсемнәр сериясе халыкара фотоконкурс шорт-битендә

Сәбәләк - Омск өлкәсенең Тара районында урнашкан зур булмаган татар авылы.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Омск өлкәсенең Тара районы Сәбәләк авылы малае Айдар Колдашев төшерелгән фоторосемнәр Андрей Стенин исемендәге халыкара фотожурналистика конкурсының шорт-битенә кергән.

Фоторәсемнәр конкурсның рәсми сайтында урнаштырылган һәм алар өчен тавыш бирергә мөмкин.

Фоторәсемнәрнең авторы - фотограф Алексей Мальгавко. Омск өлкәсендә туган, РИА Новости мәгълүмат агентлыгында эшли.

Алексей Мальгавко - фотограф, Айдарның мәктәпкә бару юлын күзәтеп фоторәсемнәр сериясе ясаган. Айдар турындагы фоторәсемнәр сериясе «Портрет. Безнең заман герое» номинациясендә көч сынаша.

Айдар Колдашев Бутаково авылында бишенче класста укый. Бутаково – Иртышның сул як ярында, ә Сәбәләк авылы Иртышның уң як ярында урнашкан. Айдарга мәктәпкә барып җитү өчен көймә белән елганы кичәргә һәм Корман авылында мәктәп автобусына утырырга кирәк.

«Айдар Колдашевның мәктәпкә баруын күзәткәндә «Ежик в тумане» мультфильмы күз алдыма килде. Мультфильм герое – Керпе дә үзе өчен яңа дөнья ача бит. Мәктәп юлында Айдар көн саен ачышлар ясый – яңа кешеләр белән таныша, йорт хайваннары белән аралаша. Безгә, өлкәннәргә дә, бер генә көн булса да, «Томан эчендәге керпе» булып карыйсы иде», - дип яза фотограф.

Алексей Мальгавко халыкара конкурсның «Төп яңалыклар» номинациясендә дә катнаша – биредә аның Омск өлкәсендә 2016 елгы язгы ташуны төшергән фотолары кызыксыну уята. Фоторәсемнең кайсы авылларны төшерү турында төгәлрәк мәгълүмат юк. Билгеле булганча, 2016 елда Омск өлкәсендәге татар авыллары су эчендә калган иде.

Конкурсның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, жюри 76 илдән 5000 фотоэшне карап, 14 илдән 38 эшне шорт-биткә керткән. Фоторәсенәр һәм фоторәсемнәр сериясе дүрт номинациядә карала - «Төп яңалыклар», «Спорт», «Минем планета» и «Портрет. Безнең заман герое».

Фоторәсемнәр сериясе өчен stenincontest.ru.сайтында тавыш бирергә мөмкин.

Мәгълүмат өчен. Андрей Стенин исемендәге халыкара фотожурналистика конкурсы 18 – 34 яшьлек яшь фоторепортерларны дөньяга таныту өчен оештырылган бәйге. Заявкалар профессиональ вазифасын башкарганда һәлак булган фотограф Андрей Стенинның туган көнендә – 22 декабрьдә кабул ителә башлый.

Җиңүчеләр 7 августта игълан ителәчәк, 7 сентябрьдә бүләкләнәчәк. Нигезләмә буенча, Гран-при иясенә 500 000 сум тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100