news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

17 гыйнвардан Яшел Үзән – Түбән Карамалы боз кичүе эшли башлый

17 гыйнвардан Яшел Үзән – Түбән Карамалы боз кичүе эшли башлый
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

17 гыйнварда 09:30 сәгатьтә Яшел Үзән – Түбән Карамалы боз кичүе эшли башлый. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Боз кичүен ачар алдыннан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре профилактик тикшерү үткәрәчәк: документларны, кичүнең торышын һәм бозның калынлыгын тикшерәчәк.

Боз кичүе аша 2,5 тоннага кадәр авырлыктагы транспорт чаралары йөрергә рөхсәт ителгән. Ул тәүлек буе, ялларсыз эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot