news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

11-13 сентябрьдә Бөтенроссия «ИТ-диктант» акциясе узачак

2026 елның 11-13 сентябрендә Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә ел саен үткәрелә торган «ИТ-диктант» Бөтенроссия белем бирү акциясе узачак. Чара 2018 елдан бирле оештырыла. 2025 елда анда 89 төбәктән 390 мең кеше катнашкан, уртача нәтиҗә 75 балл тәшкил иткән, дип хәбәр итә оештыручылар.

Быел теләгән цифрлы күнекмәләрен тикшерә алачак. Катнашучыларга җиде төп юнәлеш (цифрлы иминлек, мәгълүматны тәнкыйди кабул итү, финанс операцияләре, җайланмалар белән эшләү, контент булдыру, социаль челтәрләрдә рәсмилек, мәгълүмат эзләү, цифрлы куллану һәм онлайн-сервислар) буенча 32 сорауга җавап бирергә кирәк булачак.

Акция ит-диктант.рф платформасында уза. Чара 11 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 00:00 сәгатьтә башлана, биремнәрне үтәүгә 60 минут вакыт бирелә. Һәр катнашучы җыелган баллар белән исемле сертификат алачак.

ИТ-диктантны үткәрү гражданнарның цифрлы компетенцияләрен үстерү, цифрлы технологияләрнең үтемлелеген арттыру, Россия икътисады һәм социаль өлкәнең алдагы цифрлы трансформациясе өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән «Күрсәткечләр икътисады һәм цифрлы трансформация» илкүләм проекты бурычларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot