news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 сентябрьдән эш сәгатеннән тыш башкарылган эшнең яңа лимиты үз көченә керә

1 сентябрьдән эш сәгатеннән тыш башкарылган эшнең яңа лимиты үз көченә керә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Коллектив яки тармак килешүе тарафыннан каралган очракта, 1 сентябрьдән эш сәгатеннән тыш башкарылган эшнең дәвамлылыгын елына 240 сәгатькә кадәр озайта торган закон үз көченә керә. Шул хактагы документ хокукый актлар сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Документ нигезендә, яңа лимит зыянлы эш шартларында эшләүче хезмәткәрләргә, шулай ук дәүләт һәм муниципаль учреждение хезмәткәрләренә кагылмаячак - алар өчен эш сәгатеннән тыш башкарылган эшнең дәвамлылыгы елына 120 сәгатьтән артмаска тиеш.

Закон шулай ук елына 120 сәгатьлек элекке лимит саклана торган һәм сәламәтлек буенча тискәре йогынты булмавын раслаучы медицина бәяләмәсе булган очракта язма ризалык белән генә эш сәгатеннән тыш башкарылган эшкә җәлеп ителергә мөмкин булган хезмәткәрләрнең категорияләрен дә билгели.

news_right_1
news_right_2
news_bot