news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 марттан кече үлчәмле судно хуҗаларына коткару жилетлары кию кагыйдәләре катгыйландырыла

1 марттан башланачак киләсе навигация сезонында кече үлчәмле суднолардан файдалану кагыйдәләре үзгәрә. Яңалыкларның берсе коткару жилетларына кагыла: аларны судно хәрәкәт иткәндә генә түгел, ә якорьдә торган вакытта да кияргә кирәк булачак. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова «Татар-информ» агентлыгында узган ике сезон арасында Татарстанның су объектларындагы хәлләр һәм су объектларында иминлек кагыйдәләре турындагы матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.

«Кагыйдәләрдә бер яңалык бар: хәзер хәрәкәт вакытында гына түгел, хәтта судно якорьдә торганда да коткару жилетын кияргә кирәк. Моны исәпкә алу зарур. Бездә шундый очраклар күп булды: судно әйләнеп каплана һәм жилет кигән кеше яр буена йөзеп чыга, ә коткару жилеты кимәгәне су төбенә китә», - дип сөйләде ул.

Регина Гаязова билгеләп үткәнчә, быел Татарстанда 380 кеше үзләре белән коткару жилетлары булмаган өчен штрафка тартылган.

«Көймәдә ничә кеше булса, жилетлар да шуның кадәр булырга тиеш», - дип искәртте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot