Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ тимер юллары белән ТР Фән, технологияләр фонды тимер юлларда инновацияләрне үстерәчәк
«Россия тимер юллары» һәм Татарстан Республикасының Самарадагы Фән һәм технологияләр фонды инновацион проектлар конкурсларын оештыру һәм уздыру өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Бу хакта ТР Фәнни-белем бирү үзәге Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
Документка Россия тимер юллары филиалы - Куйбышев тимер юлы башлыгы Вячеслав Дмитриев һәм ТР Фән һәм технологияләр фонды директоры Тимур Халитов кул куйды.
Килешү Татарстанның тимер юл тармагы өчен фәнни-техник һәм инновацион карарларны үстерүгә юнәлдерелгән бәйгеләр, шул исәптән студентлар арасында конкурслар үткәрүне күздә тота.
Уртак инициативаларны гамәлгә ашыру төбәкнең инновацион потенциалын ныгытуга ярдәм итә торган перспективалы идеяләр һәм технологияләр базасын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз