Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рыжиков “Рубин”да кала
Капкачы Казан клубы белән килешүен 2012 елга кадәр озайтты
(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Соңгы араларда үзәк һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларында “Рубин” капкачысы Сергей Рыжиковның Мәскәү “Спартаг”ына күчү ихтималы турында байтак хәбәрләр булды. Мәскәү клубы казанлыларга рәсми тәкъдим белән чыккан иде. Сергей Рыжиковның “Рубин” белән гамәлдәге килешүе 2011 ел ахырында тәмамлануына карамастан, гаилә хәлләре сәбәпле, аның бу сезон тәмамлангач, Мәскәүгә китү мөмкинлеге югары булуы искәртелде.
“Рубин” ның рәсми сайты бүген бу имеш-мимешләргә нокта куйды. Анда хәбәр ителгәнчә, Сергей Казан клубы белән гамәлдәге контрактын озайткан. Яңа килешү 2012 елның 31 декабренә кадәр исәпләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз