news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның хезмәт базары: кайда кадрлар җитми, нинди эш хакы түләнә һәм 2026 елга фараз

Экспертлар 2026 елда хезмәт хаклары артуын һәм гади хезмәткәрләргә кытлык булачагын фаразлый

Татарстанның хезмәт базары: кайда кадрлар җитми, нинди эш хакы түләнә һәм 2026 елга фараз
Хезмәт базары вакансияләр санының кимүе һәм хезмәт хаклары үсешенең акрынаю белән аерылып тора. Шул ук вакытта, 2024 елдан бирле эш эзләүчеләр арасында активлык күзәтелә
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанның хезмәт базарында көндәшлек ике мәртәбә – бер вакансиягә алты резюмега кадәр артты. Ихтыяҗ иң зур булган юнәлешләр – эшче белгечлекләре, сату һәм җитештерү. Шул ук вакытта, Казан карьера төзү өчен Россиядә икенче урынны били. 2026 елда кемнәргә ихтыяҗ булачак һәм хезмәт хаклары ничек үзгәрәчәк. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» агентлыгы материалында.

«Хезмәт базары вакансияләр санының кимүе һәм хезмәт хаклары үсеше акрынаю белән аерылып тора»

2025 елда Татарстанның хезмәт базары төрле факторлар тәэсирендә сизелерлек үзгәрде. Төп тренд – мәшгульлек структурасын үзгәртеп кору. Пандемия, санкцияләр һәм белгечләр күпләп киткәннән соң икътисадта эшче куллар җитмәү проблемасы килеп туды. Хәзер Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе нибары 0,16 процент тәшкил итә, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына ТР Мәшгульлек үзәге матбугат хезмәтендә.

«Хезмәт базары вакансияләр санының кимүе һәм хезмәт хаклары үсешенең акрынаюы белән аерылып тора. Шул ук вакытта, 2024 елдан бирле эш эзләүчеләр арасында активлык күзәтелә. Бу көндәшлек дәрәҗәсендә дә яхшы чагыла: 2024 елда Татарстанда бер вакансиягә 3,2 резюме туры килә һәм бу кадрлар кытлыгы турында сөйли иде. Быел исә бер вакансиягә 6,2 резюме туры килә», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Хезмәт базарына цифрлаштыру сизелерлек йогынты ясый. Хәзер цифрлы платформалар аша, шул исәптән «Россиядә эш» интернет-порталы ярдәмендә эш эзлиләр һәм персонал сайлыйлар. Бу эш эзләүчеләргә үзләренә туры килгән вакансияләрне тизрәк табарга, ә эш бирүчеләргә, үзара хезмәттәшлекнең традицион алымнарын чикләп, кандидатураларны нәтиҗәле сайларга мөмкинлек бирә.

«Мәшгульлекнең яңа формалары барлыкка килү тагын бер мөһим тенденциягә әверелде. Бу дистанцион эш, сыгылмалы график, аутсорсинг, платформалы мәшгульлек һәм көндәлек бурычларны автоматлаштыру. Мондый формалар хезмәт базарына халыкның яңа төркемнәрен: балалы хатын-кызларны, студентларны, пенсионерларны җәлеп итәргә булыша», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Социаль өлкәдә дәүләт ярдәменең артуы медицина, белем бирү, социаль хезмәт күрсәтүдә, шул исәптән махсус категория вәкилләре – махсус хәрби операциядә катнашучылар, яшьләр, инвалидлар арасында да мәшгульлек үсешенә йогынты ясады. Моннан тыш, быел Татарстанның мәшгульлек хезмәте тулысынча яңартылды.

«Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре моңарчы эшсезлекне теркәү белән шөгыльләнсә, бүген алар хезмәт базарындагы актив катнашучыларга әверелде. Хәзер бу - «Россия эше» кадрлар үзәкләре, алар һөнәри белем бирә, вакансияләр ярминкәсе, консультацияләр үткәрә, гражданнарга да, эш бирүчеләргә дә шәхси якын килү принципларын куллана», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре моңарчы эшсезлекне теркәү белән шөгыльләнсә, бүген алар хезмәт базарындагы актив катнашучыларга әверелде

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Квалификацияләре җитмәү сәбәпле татарстанлыларны эшкә алудан баш тарталар»

hh.ru сервисы экспертлары Татарстанның хезмәт базарында берничә мөһим трендны аерып күрсәтте. Беренчедән, кадрлар кытлыгы барыннан да элек ваклап сату, медицина һәм фармацевтикада саклана.

«Эш эзләүчеләрнең күнекмәләре җитмәү кадрлар кытлыгы проблемасын тагын да көчәйтте, шуның аркасында эш бирүчеләр базарда кандидатлар булган очракта персонал сайлау белән бәйле проблемаларга юлыгырга мөмкин. 2025 елда татарстанлыларны эшкә алудан баш тартуның төп сәбәбе – квалификация җитмәү. Шуңа күрә күнекмәләргә ихтыяҗны хезмәт базарындагы икенче тренд буларак карарга мөмкин», - дип белдерде hh.ru сервисының Идел буендагы филиалы директоры Альбина Солтанова.

Өченчедән, эш бирүчеләр ресурсларны оптимальләштерү, кадрларны җентекләп сайлап алу һәм персоналны җибәрмәүгә зур игътибар бирә.

Дүртенчедән, эш эзләүчеләр ягыннан да, эш бирүчеләр тарафыннан да өстәмә эшкә тотрыклы ихтыяҗ саклана. Дүртенче кварталдагы сораштыру мәгълүматларыннан күренгәнчә, республикада дәгъвачыларның 47 проценты якындагы өч айда өстәмә эш эзләргә ниятли. 5 процентының өстәмә эше бар инде. Өстәмә эш белән бәйле вакансияләргә килгәндә, аларның өлеше мәшгульлекнең башка формалары фонында 7 проценттан (2024 елда) 8 процентка (2025 елда) кадәр арткан.

«Тулаем алганда, 2025 елда Россиянең хезмәт базары өчен тотрыклылык (вакансияләрнең кимүе һәм резюмелар санының артуы) хас. Татарстан да искәрмә булмады: республикада вакансияләр 15 процентка кимеде, ә резюмелар саны 21 процентка артты» - дип өстәделәр SuperJob.ru сервисы матбугат хезмәтендә.

Эш бирүчеләр яшьләр белән эшләүгә күбрәк игътибар бирә башлады. Күп кенә компанияләр үз стратегияләрен яшь буынны исәпкә алып төзи, алар инде хезмәт базарына чыккан яки киләчәктә чыгачак

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Компанияләр яшь буынны исәпкә алып стратегияләр төзи

ТР Мәшгульлек үзәге мәгълүматлары буенча, эш бирүчеләр дәүләт ярдәме чараларын (наймны субсидияләү, квоталар, яңадан укыту программалары) активрак куллана башлаган.

«Компанияләр арасында персонал өчен көрәш дәвам итә. Эш бирүчеләр командаларда һәр кешенең ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә өстенлек бирә. Алар персоналны җәлеп итү генә түгел, ә җибәрмәү ягын да кайгырта. Компанияләр бүген кешенең бар нәрсәдән дә өстен булуын аңлый һәм уңайлы хезмәт шартлары, карьера треклары һәм үз хезмәткәрләрен укыту юнәлешендә эшли», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Шулай ук эш бирүчеләр яшьләр белән эшләүгә күбрәк игътибар бирә башлады. Күп кенә компанияләр үз стратегияләрен яшь буынны исәпкә алып төзи, алар инде хезмәт базарына чыккан яки киләчәктә чыгачак. Алар бу аудиториянең кыйммәтләрен тикшерә, мотивацияләрен, нинди уй-планнары барлыгын ачыклый һәм шуңа басым ясый. Үсеп килүче буын белән мәктәп эскәмиясеннән үк эшли башлаган компанияләр киләчәктә отачак кына, дип саный ТР Мәшгульлек үзәге белгечләре.

«Эш эзләүчеләр дәүләт ярдәме белән яңадан уку һәм һөнәр алыштыру мөмкинлекләрен активрак карый башлады. Аларның хезмәт шартларына карата таләпчәнлеге артты. Эш эзләүчеләргә хезмәт хакы гына түгел, үсеш перспективалары, компаниянең тотрыклылыгы һәм уңайлы эш мохите дә кадерле», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Төбәктә яшәүчеләрнең резюмелар саны арткан. 2024 елга караганда бер вакансиягә күбрәк резюме туры килә, 2025 елда бу күрсәткеч 6,2не тәшкил итә. Хезмәт базары индексы барыннан да бигрәк IT, транспорт, төзелеш, медицина, мәгариф һәм җитештерү өлкәләрендә үскән. Яшь белгечләр арасында кыска вакытлы мәшгульлекнең үсүе күзәтелә. Яшь хезмәткәрләр елына уртача өч тапкыр эш урынын алыштыра.

Эш эзләүчеләрнең үз-үзләрен тотышы ел башыннан әллә ни үзгәрмәде. Алар резюмены актив рәвештә яңарту яки төзүне дәвам итә

Фото: © «Татар-информ»

Татарстанлыларның 72 проценты, әгәр аларга базардагыдан югарырак хезмәт хакы тәкъдим итсәләр, компаниядән китәргә әзер

«Эш эзләүчеләрнең үз-үзләрен тотышы ел башыннан әллә ни үзгәрмәде. Алар резюмены актив рәвештә яңарту яки төзүне дәвам итә. 2024 ел белән чагыштырганда аларның активлыгы ай саен уртача 38 процентка арткан. Монда шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, резюмеларын яңартучыларның күбесе – инде эшкә урнашкан татарстанлылар. Алар резюмены шушы вакытта эш табу өчен түгел, ә базарда иң кызыклы тәкъдимнәрне мониторинглау һәм тәкъдим ителгән шартларны үзләренеке белән чагыштыру өчен яңарта», – дип аңлатты Альбина Солтанова.

hh.ru сервисы 2025 елда үткәргән сораштыру мәгълүматлары буенча, әгәр базардагыдан югарырак хезмәт хакы тәкъдим итсәләр, татарстанлыларның 72 проценты компаниядән китәргә әзер.

Татарстанда сәнәгый җитештерү өлкәсендә кадрлар кытлыгы күзәтелә, анда конструкторлар, технологлар һәм механиклар кирәк

Фото: © «Татар-информ»

«Быел ихтыяҗның иң зур өлеше биш өлкәгә туры килә»

ТР Мәшгульлек үзәгендә белдерүләренчә, хәзер Татарстанда сәнәгый җитештерү өлкәсендә кадрлар кытлыгы күзәтелә, анда конструкторлар, технологлар һәм механиклар, шулай ук квалификацияле эшчеләр – токарьлар, фрезерчылар һәм шомартучылар кирәк. Төзелеш өлкәсендә конструкторлар, проектлаучылар һәм җитештерү-техник бүлек белгечләре, шулай ук электромонтажчылар, эретеп ябыштыручылар һәм буяучыларга ихтыяҗ зур.

Транспорт предприятиеләрендә, логистика һәм йөк ташу өлкәсендә автобус һәм йөк машиналары йөртүчеләр, логистлар, техниканы ремонтлау һәм аңа хезмәт күрсәтү буенча белгечләр җитми. Социаль өлкәдә табиблар – терапевтлар һәм педиатрлар, урта медицина персоналы, педагоглар, тәрбиячеләр, социаль хезмәткәрләр кирәк. Ваклап сатуда сатучы-консультант, кассир һәм кибет администраторларына кытлык күзәтелә.

«Мәшгульлек хезмәтенең вакансияләр банкында эшче белгечлекләр – монтажчылар, арматурачылар, бетончылар, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, автомобиль йөртүчеләр, фрезерчылар, буяучылар, аш пешерүчеләр һәм тегүчеләргә ихтыяҗ зур», - дип хәбәр иттеләр ТР Мәшгульлек үзәге матбугат хезмәтендә.

Эш эзләүчеләр арасында югары көндәшлек күзәтелгән өлкәләрдә исә хезмәткәрләргә кытлык юк. Аларга консалтинг, стратегик үсеш, сәнгать, мәдәният, күңел ачу, бухгалтерия, финанс, аудит, административ эш, секретариат, административ-хуҗалык бүлеге һәм юриспруденция керә.

«Быел ихтыяҗның иң зур өлеше биш өлкәгә туры килә, алар - эшче персонал (вакансияләрнең 22 проценты), сату һәм клиентларга хезмәт күрсәтү (22 процент), җитештерү һәм сервис хезмәте (16 процент), төзелеш һәм күчемсез милек (16 процент), транспорт, логистика һәм йөк ташу (12 процент). Ихтыяҗның иң аз өлеше иминиятләштерү (вакансияләрнең 0,2 проценты), спорт клублары, фитнес һәм матурлык салоннары (0,5 процент), стратегияләр, инвестицияләр, консалтинг (0,6 процент), сәнгать, күңел ачу, массмедиа (0,9 процент), юристларга (1 процент) туры килгән», – диде Альбина Солтанова.

SuperJob.ru версиясе буенча 2025 елның декабрендә Татарстанда персоналга ихтыяҗ иң югары булган 5 тармак (вакансияләр саны кимү тәртибендә):

  1. Ретейл
  2. Сәнәгать, җитештерү
  3. Төзелеш, проектлау, күчемсез милек
  4. Транспорт, логистика, склад, тышкы икътисади эшчәнлек
  5. Туризм, кунакханәләр, җәмәгать туклануы

Транспорт предприятиеләрендә, логистика һәм йөк ташу өлкәсендә автобус һәм йөк машиналары йөртүчеләр, логистлар, техниканы ремонтлау һәм аңа хезмәт күрсәтү буенча белгечләр җитми

Фото: © «Татар-информ»

Республикада хезмәт хаклары 14,5 процентка арткан

Гыйнвар белән чагыштырганда ноябрьдә Татарстанда эш бирүчеләр вакансияләрендә тәкъдим ителә торган медиан хезмәт хакы 14,5 процентка арткан һәм 80,2 мең сум тәшкил иткән.

«Ел башыннан бирле хезмәт хаклары эш бирүчеләр вакансияләрендә «Финанслар, бухгалтерия» (22 процентка, 80 мең сумга кадәр), «Төзелеш, күчемсез милек» (21 процентка, 113,7 мең сумга кадәр), «Эшче персонал» (20 процентка, 105,4 мең сумга кадәр), «Чимал табу» (17 процентка, 100,8 мең сумга кадәр), «Җитештерү, сервис хезмәте күрсәтү» (17 процентка, 104,4 мең сумга кадәр) өлкәләрендә аеруча нык артты», – дип хәбәр итте Альбина Солтанова.

«Стратегия, инвестицияләр, консалтинг» өлкәләрендә тәкъдим ителә торган хезмәт хакы үзгәрмәгән диярлек (үсеш – 1 процент, 115,2 мең сумга кадәр), бу шулай ук «Ваклап сату» өлкәсенә дә кагыла (4 процент, 52,6 мең сумга кадәр).

«Татарстанда 2025 елның гыйнвар-август айларында уртача хезмәт хакы 84,8 мең сум тәшкил итте. Ел башыннан үсеш 9 процент чамасы булды. Ел башына ул якынча 70-78 мең сум иде», - дип искәрттеләр ТР Мәшгульлек үзәге матбугат хезмәтендә.

SuperJob.ru сервисы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, сәнәгатьтә һәм төзелештә инженер кадрларның хезмәт хаклары үсү темплары бер ел эчендә югарырак булып чыккан: җитештерү өлкәсендәге инженер-техник хезмәткәрләр өчен эш бирүчеләрнең хезмәт хакы тәкъдимнәре елына уртача - 12,5, төзелеш тармагындагы инженер-техник хезмәткәрләр өчен 12,2 процентка арткан.

«Эш бирүчеләргә хезмәт хакы тәкъдимнәрен арттырырга һәм компенсацияләр системасы юнәлешендә җитди эшләргә туры киләчәк»

2026 елда хезмәт базары эшче көчләргә кытлык кичерүен дәвам итәчәк, дип саный экспертлар. 2026 елда хезмәт базарындагы трендларга багышланган уртак тикшеренү мәгълүматлары буенча, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм нәтиҗәлелеген арттыру, эш бирүче брендын үстерү һәм персоналны җибәрмәү буенча тырышлыкны арттыру беренче өчлеккә кергән, дип хәбәр итте Альбина Солтанова.

«Татарстанда эш бирүчеләрнең ихтыяҗына килгәндә, безнең карашка, ул, нигездә, 2024 һәм 2025 еллардагы кебек өч өлкәгә (эшче персонал, сату һәм җитештерү) туры киләчәк. Алар вакансияләр күләменең зур өлешен алып торыр дип көтелә. Шулай ук, безнең карашка, массакүләм өлкәләрдә гади хезмәткәрләргә кытлык проблемасы дәвам итәчәк. Барыннан да элек, бу ваклап сатуга кагылачак», – диде ул.

SuperJob.ru сервисы белгечләре 2026 елда сәнәгать үзен чагыштырмача уңайлы хис итәчәк, дип фаразлый. Беренче чиратта - дәүләт заказы һәм импортны алмаштыру белән бәйле тармаклар. IT һәм мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсе үсүен дәвам итәчәк, әмма тәҗрибәле белгечләргә ихтыяҗ саклана, шул ук вакытта junior-программистлар арасында көндәшлек арту дәвам итәчәк, шул исәптән AI-эшләнмәләр таралу нәтиҗәсендә дә.

Күпсанлы инфраструктура проектлары төзүчеләргә (инженер-техник хезмәткәрләргә дә, эшчеләргә дә) ихтыяҗның тотрыклы булып калуына ярдәм итәчәк. Логистикага бизнесны тиз җәелдерүгә бәйле проблемаларны хәл итәргә туры килер: персонал җитми, ә автоматлаштыру дәрәҗәсе әлегә кул хезмәтен массакүләм төстә алыштырырлык дәрәҗәдә югары түгел.

Ретейл персоналны җәлеп итүнең төрле каналларын һәм формаларын үстерүне дәвам итәчәк, шул исәптән аутсорс, хезмәткәрләрне сыгылмалы график шартларында яллау, тулы булмаган мәшгульлек шартларында да. Зур челтәр ретейлерлары сәүдәдәге процессларны автоматлаштыру эшен дәвам итәчәк. Эчке туризмга йөз тоту төбәкләрнең инфраструктурасын үстерүгә, яңа кызыклы туристик продуктлар һәм хезмәтләр булдыруга, яңа локаль брендлар барлыкка килүгә этәргеч бирәчәк.

«Әлбәттә, хәзерге вакытта вазгыять уникаль. Эшкә урнашып та эш эзләүче россиялеләрнең саны бер ел эчендә 61 проценттан 48 процентка кадәр кимегән, әмма хезмәт базарында алар һаман да биш ел элеккегедән күбрәк. Димәк, эш бирүчеләргә хезмәт хакларын арттырырга һәм компенсацияләр системасы юнәлешендә җитди эшләргә туры киләчәк. Эш эзләүче файдасына булган дисбаланс эшсезлекнең минималь күрсәткече белән генә түгел, ә эш бирүчеләрнең позициясе белән дә раслана: аларның 78 проценты вазгыятьне элеккечә үк кадрлар кытлыгы дип бәяли», - дип билгеләп үттеләр SuperJob.ru сервисында.

Казан карьера өчен иң яхшы шәһәрләр рейтингында Санкт-Петербургны кысрыклап чыгарды һәм 2025 елда Мәскәүдән соң икенче урында иде. Өстәвенә, уртачадан югарырак хезмәт хакларына югары уку йортларын тәмамлаучылар гына түгел, ә югары белеме булмаган кандидатлар да дәгъва итә ала, дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

Хезмәт хакы тәкъдимнәре, барыннан да элек, эш бирүчеләр тарафыннан ихтыяҗ зур булган өлкәләрдә үсәчәк, ә бу, нигездә, эшчеләр һәм җитештерү персоналы

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Хезмәт хакы тәкъдимнәре үсәчәк»

Татарстанның мәшгульлек хезмәте мәгълүматлары буенча, алга таба эш бирүчеләр финанс секторында штатны яки хезмәткәрләр санын кыскартырга ниятли. Шул ук вакытта, хезмәт хаклары артуын дәвам итәчәк, әмма узган елдан аермалы буларак, аның темплары күпкә тыйнаграк, инфляция дәрәҗәсенә якын булачак, дип саный ТР Мәшгульлек үзәге белгечләре. Алар белән хезмәттәшләре дә килешә.

«Безнең карашка, хезмәт хакы тәкъдимнәре, барыннан да элек, эш бирүчеләр тарафыннан ихтыяҗ зур булган өлкәләрдә үсәчәк, ә бу, нигездә, эшчеләр һәм җитештерү персоналы», – дип хәбәр итте Альбина Солтанова.

Ахырда экспертлар 2026 елда яңа эш табу җиңел булырмы-юкмы икәнен әйтте.

«2025 ел күрсәткәнчә, эш бирүчеләргә эш эзләүчеләрнең күнекмәләре һәм компетенцияләре бик тә мөһим. Моның нәтиҗәсе буларак, компанияләр персоналны бүген бизнес алдында торган бурычлардан чыгып бик җентекләп сайлый», – диде Альбина Солтанова.

2026 елда hh.ru сервисы белгечләре эш эзләүчеләргә түбәндәгеләрне киңәш итә:

  1. Үз квалификацияңне күтәрергә, өстәвенә «йомшак» һәм «каты» күнекмәләрне дә чарларга.
  2. Хезмәт базары трендларын һәм эш бирүчеләрнең ихтыяҗларын өйрәнергә.
  3. Яңа компетенцияләр үзләштерергә. Мәсәлән, әгәр үз һөнәрең кысаларында ясалма фәһем белән нәтиҗәле эшләргә мөмкин булса, нейрочелтәрләрне үзләштерергә кирәк.
  4. Перспектив юнәлешләргә, ягъни хезмәткәрләргә ихтыяҗ зур булган һәм карьера баскычы буйлап күтәрелү перспективалары ачыктан-ачык күренеп торган тармакларга игътибар итәргә.

Бүгенге тотрыксыз чорда ирекле медицина иминияте һәм зур үсеш алган корпоратив культурага ия ышанычлы компания югары, әмма гарантияләнмәгән хезмәт хакы түләнә торган эш урыныннан отышлырак булырга мөмкин

Фото: © «Татар-информ»

«Эш эзләгәндә тотрыклылык һәм социаль пакетка игътибар итегез»

ТР Мәшгульлек үзәгендә Яңа елда эшләрен алыштырырга теләүчеләргә яңадан уку мөмкинлеген карарга, тармакны цифрлаштыру, автоматлаштыру һәм технологияләр белән бәйле программаларны сайларга киңәш иттеләр. Шул ук вакытта, «Кадрлар» илкүләм проекты буенча түләүсез яңадан укуның дәүләт тарафыннан тәкъдим ителгән мөмкинлекләрен файдаланырга мөмкин.

«Эш эзләгәндә тотрыклылык һәм социаль пакетка игътибар бирергә киңәш итәбез. Бүгенге тотрыксыз чорда ирекле медицина иминияте һәм зур үсеш алган корпоратив культурага ия ышанычлы компания югары, әмма гарантияләнмәгән хезмәт хакы түләнә торган эш урыныннан отышлырак булырга мөмкин», - дип белдерделәр ТР Мәшгульлек үзәге матбугат хезмәтендә.

Шулай ук дәүләт ярдәменең барлык алымнарын кулланырга, «Россия эше» Кадрлар үзәгенә пособие өчен генә түгел, ә һөнәри ориентация, «цифрлы» резюме төзүдә ярдәм итү, әңгәмәгә әзерләнү һәм ышанычлы эш бирүчеләрдән вакансияләр ярминкәләрендә катнашу мөмкинлеген сорап та мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«2026 елда Татарстанның хезмәт базары - адаптив, белемен арттыручы һәм прагматик белгечләр өчен. Уңышка ирешүнең ачкычы – траекторияне аңлы рәвештә сайлау, күнекмәләрне даими яңарту һәм, мәшгульлеккә ярдәм итүнең куәтле дәүләт инфраструктурасын да кертеп, мөмкин булган барлык ресурсларны куллануда», - дип искәрттеләр ТР Мәшгульлек үзәге матбугат хезмәтендә.

SuperJob.ru сервисында эш эзләгән вакытта хезмәт базарында белгеч буларак үзеңне дөрес бәяләргә киңәш иттеләр. Әгәр азрак сорыйсыз икән – сезнең һөнәри осталык шик уятачак, ә артык күп сорасагыз – әлегә «кыйммәтле» белгеч ялларга мөмкинлеге булмаган перспективалы компаниядәге эшне кулдан ычкындырачаксыз, дип киңәш итә экспертлар.

Эшләрен отышлы алыштырырга теләүчеләргә SuperJob.ru сервисы белгечләреннән дүрт киңәш:

  1. Үзегез яшәгән шәһәрдәге уртача хезмәт хакын исәпкә алыгыз.
  2. Стажыгызны (нәкъ менә профиль буенча эшләү тәҗрибәсе мөһим), төп һәм өстәмә белемегезне реаль бәяләгез.
  3. Хезмәт хакына шулай ук махсуслаштырылган программа белән тәэмин ителеш, чит телләрне белү дә йогынты ясавын истә тотыгыз.
  4. Шуны онытмагыз: эш бирүчеләр күзәтчелек органнары тикшерүләрен уңышлы узу тәҗрибәсе, үзенең клиентлар базасы булган кандидатларга күбрәк түләргә әзер.

«Татар-информ», Наталья Рыбакова

news_right_1
news_right_2
news_bot