Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә яңа автомобильләр базары ел башыннан 272 мең берәмлектән артып киткән
25 мартка булган мәгълүматлар буенча, Россиядә яңа транспорт чараларын сату, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2 процентка үсеш күрсәтеп 2026 ел башыннан 272 мең берәмлектән арткан. РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов халыкара транспорт-логистика форумы кырларында шулай дип белдерде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Министр билгеләп үткәнчә, үзебездә җитештерелгән автомобильләр сегменты сизелерлек үсеш күрсәтә. Аның сүзләренчә, мондый машиналарны сату күләме 164 мең берәмлектән арткан, бу 2025 елның шул чоры белән чагыштырганда 14 процентка күбрәк.
«Бу – 25 мартка булган мәгълүматлар. Барлык сегментларның яңа автомобильләр базары 272 мең данәдән артып китте, бу узган елның шул чоры нәтиҗәләреннән бераз күбрәк (+2 процент). Әмма илебездә җитештерелгән автомобильләр буенча җитди үсеш күзәтелә», - диде Алиханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз