Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балык Бистәсе районы Рубежноега 9 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрде
Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Исламов һәм ТР Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков Луганск Халык Республикасындагы Татарстан шефлыкка алган Рубежное шәһәренә гуманитар колоннаны озата барды. Йөк составында 9 тоннадан артык кер юу порошогы, көнкүреш химиясе, шулай ук җирле гуманитар үзәк өчен керосин лампалары запасы бар. Моннан тыш, махсус операция зонасына хәрбиләр өчен адреслы посылкалар, ОСБ-плитәләр һәм мотоцикл тапшырдылар.
«Бүген без Ринат Садыйков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы командасы белән безнең районда җыелган гуманитар колоннаны республика шефлыкка алган Рубежное шәһәренә озата бардык. Шәһәрдә үзгәрешләр күзгә ташланып тора: безнең логистиканы шактый җиңеләйтә торган яңа юл төзелгән, калада торгызу эшләре дәвам итә. Без Ринат Наил улы белән күптән таныш һәм һәрвакыт нәтиҗәле эшләдек. Шефлыкка алынган шәһәрләрнең алдагы эшләре һәм агымдагы ихтыяҗлары турында фикер алыштык. Тиешле ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез», - дип искәртте Радик Исламов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз