Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рязаньда торак йортта шартлау: 3 кеше үлгән, 15е зыян күргән
Башлангыч фаразлар буенча, 9нчы катта газ чыгып торган һәм нәтиҗәдә шартлау булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Рязаньда ун катлы йортта көнкүреш газы шартлау сәбәпле, зыян күрүчеләр саны 15кә җиткән, аларның барысы да госпитализацияләнгән, дип хәбәр итә «Известия» Рязань өлкәсе матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр министры Ольга Чуляевага сылтама белән.
Анданрак йортта яшәүче 10 кеше зыян күргән, өчесе үлгән дип хәбәр ителгән иде.
Башлангыч фаразлар буенча, 9нчы газ чыгып торган һәм нәтиҗәдә шартлау булган. Зыян күрүчеләр арасында бер бала булуы билгеле.
Йортның 57 кешесе хәзер якындагы мәктәпкә - вакытлыча яшәү пунктына урнаштырылган.
Ун катлы йортта көнкүреш газы иртән 4 сәгать 30 минут тирәсендә шартлаган. Һәлакәт нәтиҗәсендә йортның өч каты өлешчә җимерелгән, зыян күргән фатирлар саны 7дән 14кә кадәр җиткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз