news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рязаньда быел Сабан туен үткәрергә җыеналар

Рязаньда быел Сабан туен үткәрергә җыеналар

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Рязань мөселманнарының “Нур” җәмгыяте быел беренче тапкыр милли бәйрәмебез Сабан туен үткәрергә җыена. “Биш меңгә якын татар яшәгән Рязань өлкәсендә быел без Сабан туен үткәрергә тырышып карыйбыз. Әмма бик озак еллар буена туган җирдән аерылып яшәгәнгә күрә, без аны үткәрү формасын әлегә төгәл генә күз алдына китерә дә алмыйбыз. Шуңа күрә дә, якын араларда милли бәйрәмебез турында тематик әдәбият алдырып һәм урындагы мөмкинлекләрдән чыгып, үзебезнең бәйрәм программасын төзергә ниятлибез. Сабан туе өлкә үзәге Рязаньда үтәчәк”, - диде җәмгыять рәисе Фәриха Ситдыйкова.

“Нур” мөселман җәмгыяте Рязань татарлары оешмасының инициатив төркеме тырышлыгы белән 1999 елның 11 маенда төзелгән һәм РФ Хокук министрлыгының Рязань өлкәсе буенча бүлеге тарафыннан теркәлү дә алган. Оешманың эшчәнлеге – татар милли мәдәниятен, сәнгатен, әдәбиятын, гореф-гадәтләрен тергезү һәм бу эш туган телне, Ислам нигезләрен өйрәнү юнәлешендә алып барыла. Шушы максаттан, ел саен Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре зурлап уздырыла, шәһәрнең 31нче урта мәктәбе каршында якшәмбе мәктәбе ачылды, елга бер мәртәбә Мәскәүдән татар артистлары чакырыла. “Нур” шулай ук Россия халыклары Ассамблеясе составына һәм өлкә губернаторы каршындагы Җәмәгать палатасына да кертелгән һәм бик уңышлы эшләп килә. Дини оешмалар да тик ятмый. Алар яшьләребезне изге эшләргә өнди, белем алырга чакыра. Шушы уңайдан шуны да әйтеп үтик, бүгенге көндә Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Рязаньнан Рәфыйк Кашаев һәм Руслан Кильдеевлар нигезле белем ала.

“Яшьләр белән эшләү планы да бар, ләкин талантлы яшьләребезнең сәхнәгә чыгу өчен милли костюмнары юк. Шуңа алар өлкәдә үткәрелгән бик күп чараларда катнаша алмый кала. Әмма, йомгаклап әйткәндә, тырышып эшләгәндә авырлыкларны җиңеп булыр дип уйлыйбыз”, - ди “Нур” җәмгыяте рәисе Ф.Ситдыйкова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100