news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рязаньдә шәрыкны өйрәнүче Хөсәен Фәизхановка багышланган фильм күрсәтеләчәк

Касыйм ханлыгы тарихын өйрәнгән галим турындагы фильм “Россиянең горурлыгы булган мөселманнар” проекты кысаларында төшерелгән.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ») 25 ноябрьдә Рязань шәһәренең Яшьләр сараенда татар милләтенең күренекле дин галиме Хөсәен Фәизхановка (1823-1866)  багышланган “Пар канат” ("Два крыла") дип исемләнгән документаль фильм күрсәтеләчәк.

Әлеге фильм “Россиянең горурлыгы булган мөселманнар” проекты кысаларында төшерелгән булган. Бу проект 2012 елдан тормышка ашырылып килә, бүгенге көнгә инде Россиянең дистәдән артык дин галиме турында документаль фильмнар төшерелгән. Рязаньда оештырылучы кичәдә проектның җитәкчесе Әхмәт Макаров та катнашачак.

Хөсәен Фәизханов – Касыйм ханлыгы тарихын, бүгенге Рязань өлкәсендә ислам тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән танылган тарихчы, шәрыкны өйрәнүче, мәгърифәтче. Аның тормышы һәм мирасы турында сөйләүче фильм Мәскәү, Санкт-Петербург, Казанда, Рязань өлкәсендәге Касыйм шәһәрендә, Түбән Новгород өлкәсендәге Сафаҗай авылында төшерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100