news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рязаньдә мөселман активистларына Россия Диния нәзарәте бүләкләре тапшырылды

Рязань шәһәренең “Нур” мөселман оешмасы 20 еллыгын уздырды.

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Рязань шәһәренең  “Нур” мөселман дини оешмасының 20 еллык юбилее уңаеннан һәм Рязань өлкәсендә мөселман мирасын саклауга керткән өлешләре өчен активистларга Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең бүләкләре һәм мактау кәгазьләре тапшырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Эчке эшләр департаменты җитәкчесе Наил Шакиров килгән кунакларга Россия мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Дини нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең котлау сүзләрен укыды.

Мөфти әйтүенчә, әлеге оешма Рязань өлкәсе Хөкүмәте ярдәме һәм аксакаллар тырышлыгы белән төзелгән. Хәзерге вакытта бу эшне яхшы белем алган һәм Исламга тугры булган яшь руханилар дәвам итә, диелгән сәламләү сүзләрендә.

  • Рязань шәһәренең “Нур” мөселман оешмасы 1999 елның 11 маенда, Рязань өлкәсе буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы Идарәсендә мөселман-татарлар тарафыннан теркәлгән. “Нур” оешмасы өлкәдәге иң борынгы мөселман оешмасы булып санала.

news_right_1
news_right_2
news_bot