news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рязань татарлары өлкә мәдәниятләр фестиваленә әзерләнә

Рязань татарлары өлкә мәдәниятләр фестиваленә әзерләнә

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Рязань шәһәрендә 1-2 июньдә үткәреләчәк өлкә милли-мәдәни мәдәниятләр фестиваленә кызу әзерлек бара. Фестиваль өлкәнең иҗтимагый оешмалар һәм хакимият органнарының үзара бәйле булган мәсьәләләрне чишү буенча күптән түгел өлкә губернаторы каршында оешкан Жәмәгать палатасының милләтара хезмәттәшлек комиссиясе ярдәме белән үтәчәк.

Рязань өлкә мөселманнарының “Нур” дини оешмасы рәисе Фәриха Ситдыйкова хәбәр итүенчә, фестивальдә шәһәрнең 5 меңнән артык милләттәшебезне үзенә сыендырган татар җәмгыяте дә актив катнашачак. “Умырзая” татар җыр һәм бию ансамбле һәм берничә аерым җырчы хәзердән үк репетиция эшләренә керешкән.

Фестиваль кысаларында ул көннәрдә өлкәнең Солтанбәк Бурунбәков җитәкләгән Толерантлык үзәге милләтара тотрыклылык, дуслык һәм толерантлыкны саклау темасына “Ышаныч климаты” (“Климат доверия”) дигән фәнни-гамәли конференция дә оештыра. Конференциягә Россиянең бик күп төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан да кунаклар чакыру планлаштырыла.

Фестиваль Гала-концерт белән төгәлләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot