news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рязань шәһәрендә зыян күргән Татарстан кешесен алып кайту өчен Казаннан вертолет җибәрелә

Авыруны Республика клиник хастаханәсенә табиб-реаниматолог һәм фельдшер, шулай ук туганнары озатуында алып кайтачаклар.

(Казан, 16 август, "Татар-информ"). 17 августта иртәнге сәгать 7дә  Рязань өлкәсе Шиловский районындагы "Крутицы" аэродромына Казаннан вертолет очачак. Һава транспорты аннан юл-транпорт һәлакәтендә зур зыян күргән Татарстан кешесен алып кайтачак, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ми-8 МТВ-1 вертолеты "Казан" халыкара аэропортыннан медицина модуле белән очачак. Авыруны Республика клиник хастаханәсенә табиб-реаниматолог һәм фельдшер, шулай ук туганнары озатуында алып кайтачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot