news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рязань шәһәрендә балалар һәм яшьләр арасында ислам нигезләре буенча өлкә бәйгесе булды

28 май көнне Рязань өлкәсендә балалар һәм яшьләр арасында ислам нигезләре буенча X Өлкәкүләм «Мин исламны өйрәнәм» дигән бәйге узды. Ул Горький исемендәге өлкәкүләм универсаль фәнни китапханәнең зур залында үтте. Юбилей конкурсы Рязань шәһәрендә Дягилевода мәчет булып торган дога кылу йорты ачылуның 10 еллыгына багышлана. Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайты шул турыда хәбәр итә.

Конкурста мөселман якшәмбе мәктәбе – Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мәктәбе укучылары катнашты. Аларны бер атна элек сайлап алганнар. 8 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар үзара ярышты, уку елларында алган белемнәрен күрсәтте.

Малайлар өчен номинациядә беренче урынны Михайлов шәһәреннән Хәсән Джонмухамедов алды, ул төп приз – велосипед белән кайтып китте. Икенче урын Мөхәммәт Абдулохоновка бирелде, ул самокат алды. Өченче урын Әхмәт Фәрхетдиновка булды, аңа роликлар эләкте.

Кызлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленгән: беренче урында Парвина Мирзоева, икенче урында Нилюфар Сомиева, өченче урында Эльмира Шерова. Алар бүләкләр алды.

Финалга чыккан конкурсантлар грамоталар һәм Изге Коръән китаплары алды.

Чара традицион дога кылу белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100