Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рязань өлкәсенең Михайлов шәһәрендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе булды
4 июльдә Рязань өлкәсенең Михайлов шәһәрендә өлкәнең Дини нәзарәте каршындагы гыйбадәт йортында Коръән укучыларның дүртенче бәйгесе узган. Бәйге Ватанны саклаучы елына багышланган. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Бәйгедә 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге 18 бала катнашкан. Алар арасында бер кыз да бар. Катнашучыларның берсе – 14 яшьлек Ходжиакбар Зокиров, Коръән хафиз, төрле дәрәҗәдә Коръән укучылар бәйгесендә берничә мәртәбә катнашкан. Аңа бәйгедән тыш бүләк – Коръән тапшырганнар.
Жюри составына Рязань өлкәсенең баш имам-мөхтәсибе Рәшит Бултачеев, Рязань шәһәре имамы Аслиддин Сатторов, Рязань мөхтәсибәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Рифат Садыйков кергән.
12-15 яшьлекләр арасында Саид Талбиев, Алишер Джурабаев, Билол Джанмухамедов иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән, аларга намазлыклар бүләк иткәннәр. Кече яшьтәгеләр арасында җиңгән Абухалид Джурабаев (10 яшь), Абдурахмон Саидов (11 яшь), Усман Джанмухамедовка (11 яшь) уенчыклар тапшырганнар. 10 яшьлек Әнисә Муминовага йомшак уенчыклар бүләк иткәннәр. Катнашучыларның барысына да акчалата бүләк тапшырганнар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз