news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рязань өлкәсенең баш имам-мөхтәсибе «Алжир Бөек мәчете»нең рәсми ачылышында катнашты

Рязань өлкәсенең баш имам-мөхтәсибе Рәшит хәзрәт Бултачеев мөфти шәех Равил Гайнетдин юлламасы белән дөньяның төрле илләреннән югары дәрәҗәле дин әһелләре һәм Алжир Халык Демократик Республикасы президенты Әбделмәҗит Теббун катнашында «Бөек Алжир мәчете»нең рәсми ачылышында катнашты. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чаралар изге Шәгъбан аеның уртасына һәм Бәраәт төннәре уртасына килә. Иң бөек манаралы мәчет мәйданы буенча дөньяда өченче булып тора.

Мәчетнең гыйбадәт залына 120 мең кеше сыя. «Дар Әл-Коръән» Ислам фәннәре югары мәктәбенә өстәмә буларак, докторантурада махсуслашкан 82 урынлы ислам мәдәни үзәге һәм кунакханә, шулай ук 12 бина һәм китапханә ачылды. Анда 2 мең студент сыя, миллион китап, лекция залы, ислам сәнгате музее һәм тарих музее, Алжир тарихын өйрәнү үзәге бар.

Мәчет каршында мәдәни үзәк эшли, анда төрле дәрәҗәдәге очрашулар уздыру өчен берничә аерым конференция залы бар .

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100