news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рязань өлкәсендәге юл-транспорт һәлакәтендә 8 кеше үлгән, 13 кеше зыян күргән

Күп санлы корбаннарга китергән юл-транспорт һәлакәте Рязань өлкәсенең Шилов районында булган. «РИА Новости» мәгълүматлары буенча, М5 «Урал» трассасында дүрт автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 8 кеше һәлак булган, тагын 13 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Шул исәптән балигъ булмаган өч бала да бар.

Авариядә барлыгы 21 кеше зыян күргән. Исән калучылар ашыгыч рәвештә якында урнашкан медицина учреждениеләренә озатылган. Фаҗига урынында коткаручылар, ЮХИДИ хезмәткәрләре, тикшерүчеләр һәм ашыгыч хезмәтләр эшләгән.

Барлык шартларны ачыклау, авария нәтиҗәләрен бетерү һәм М5 трассасы участогында хәрәкәтне оештыру белән төбәк прокуроры Дмитрий Коданевның шәхси контроле астында оператив төркемнәр шөгыльләнә.

ЮХИДИнең якынча мәгълүматларыннан аңлашылганча, коточкыч авариянең сәбәбе пассажир автобусының каршы як полосага чыгуы була, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100