Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рязань өлкәсе Бастан авылының 510 еллыгы уңаеннан Сабан туе үткәргәннәр
Рязань өлкәсе Сасов муниципаль округы Бастан авылының 510 еллыгы билгеләп үтелде. Юбилей көнен традицион Сабантуй белән билгеләп үттеләр, ул быел авылда унынчы мәртәбә үткәрелде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе (Рязань мөхтәсибәте) баш имам-мөхтәсиб Рәшит Бултачеев бастанчыларны җылы сәламләде. Ул Сасово мөселман җәмгыяте имамы Джуру Тураевны 80 яшьлек юбилее белән котлады.
Татарстанның иҗат коллективлары вәкилләре Сәнифә Рангулова һәм Руслан Хәсәнов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләвен укыды.
Сабантуй кунакларын һәм катнашучыларны Рязань өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Рөстәм Халиков котлады, ул бу халык бәйрәмен Дагыстаннан алып Камчаткага кадәр барлык россиялеләр дә яхшы белә, дип билгеләп үтте.
«Сабантуйны башта татар җәмгыятьләре вәкилләре бәйрәм итә башлаган иде, әмма вакыт узу белән ул гомумхалык бәйрәменә әверелде. Бу традицияләрнең дәвам итүенә бик шатмын. Без барлык конфессияләр, илебезнең һәр гражданы белән берләшәбез», - диде ул. Рөстәм Халиков бәйрәмгә гаиләсе белән килде. Ул Сасов татар милли-мәдәни мохтариятенә төбәктә милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
«Бүген Бастан авылы 510 еллыгын билгеләп үтә! Тарих, гореф-гадәтләр һәм күп буыннарның язмышлары белән тулы бер чор. Кечкенә җирлек үзенчәлеген һәм рухын саклап калган чәчәк атучы авылга әверелде», - дип ассызыклады Сасов округы башлыгы Евгения Рубцова.
Татар җәмгыяте активистлары Нургаяз Гарипов һәм Адиль Барамыков Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте бүләкләре – «Казанышлары өчен» медальләре белән бүләкләнде. Активистлар Алима Гарипова, Зарема Барамыкова, Рабега Михалева, Наилә Канеева, Аскар Тошматов һәм Турдали Джураевка истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз