news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рязань мөхтәсибәте махсус операция зонасына гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен озатты

19 мартта Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Рязань мөхтәсибәте) вәкилләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен тапшырды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гуманитар йөк составында Россия мөселманнарының рухи лидеры, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин китаплары һәм мөселман әдәбияты, хәләл ризыклар (шул исәптән ит һәм хөрмә), мөселман догалары җыелмасы кергән поход брошюралары бар.

Гуманитар ярдәмне Рязань өлкәсе Рыбное муниципаль округының Костино урта мәктәбенә җибәрделәр, биредә хәрби махсус операция зонасына гуманитар ярдәм җыю һәм озатуны даими рәвештә оештыра торган «Факел» өлкә волонтерлык төркеме (җитәкчесе Ольга Алешина) урнашкан.

«Безнең гуманитар йөкләр җибәрелә торган ротада мөселман хәрбиләре бик күп. Изге Рамазан аенда керткән зур булмаган өлешебез махсус хәрби операциядә катнашучыларга күңелле бүләк булачак», - дип искәртте Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш имам-мөхтәсиб Рәшит Бултачеев.

Искәртеп үтәбез, элегрәк Рязань мөхтәсибәте хәрбиләргә берничә тапкыр дини әдәбият, брошюра-догалыклар, азык-төлек тапшырган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot