Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рязань мөселманнары шәһәрдә мәчет кирәк булуын әйтә
Рязань өлкәсенең имам-хатыйбы шушы уңайдан улул борынгы Касыйм шәһәре тарихы искә төшергән.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Рязань мөселманнары шәһәрдә яңа мәчет төзүләрен сорый. Рязань өлкәсенең имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Бултачеев Рязань муниципаль районы хакимияте башлыгы Наталья Жунева белән очрашуда шул хакта әйтте. Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
Очрашуда Рязань өлкәсенең имам-хатыйбы Рязаньда тулы мәчет булмавын әйткән. Шушы уңайдан ул борынгы Касыйм шәһәре тарихы искә төшергән. Анда мәчетләрнең һәм чиркәүләрнең булуын әйткән. Аның сүзләренчә, Рязань өлкәсендә күп гасырлар дәвамында ике зур халык һәм конфессия вәкилләре бергә тату яши, диелә хәбәрдә.
«Без шәһәр һәм өлкә администрацияләре белән элемтәдә эшләргә тырышабыз. Үсеп килүче буынны тәрбияләү, үзара хөрмәт, толерантлык, төрле халыклар һәм дин вәкилләре арасында дуслык рухында гражданлык аңын формалаштыру, күпмилләтле мәдәниятебезне һәм тарихи мирасны саклап калу буенча бурычларыбыз уртак. Һәм, әлбәттә, мондый очрашуларда куелган беренче мәсьәлә — ул мәчет булдыру», — диде Рәшит хәзрәт Бултачев.
Очрашуда Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рамазан Чомаев һәм Россия Диния Нәзарәтенең аксакаллар советы рәисе Рәшит Рамазанов катнашты.
Рәшит хәзрәт Бултачеев Рязань өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде, мөселманнарның төп бәйрәмнәре — Ураза һәм Корбан гаетләрен үткәрүдә ярдәм итүләре өчен администрациягә рәхмәт белдерде. Үткән ике елда Рязань районында әлеге ике бәйрәмгә 5-7 мең мөселман җыелган.
Шулай ук хәзрәт үсеп килүче буынны тәрбияләүнең мөһим булуын билгеләп үтте, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз