Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә Сөембикәгә һәйкәл куячаклар
Хәзерге вакытта һәйкәлне торгызу өчен акча җыялар.
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикә һәйкәл куячаклар.
«Касыйм татарларын өйрәнгән галимнәр үз эшләрендә Сөембикәнең кайда күмелгәнен күрсәтмиләр, ул урын билгесез булып кала. Барыбер ул Касыймда үлгән, тик ташы сакланмаган. Касыйм татарлары Хан мәчете янында Сөембикәгә һәйкәл куярга тели», — дип сөйләде тарихчы Марат Сәфәров «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Тарихчы сүзләренчә, һәйкәлнең проекты әзер, урыны да билгеләнгән. Хәзерге вакытта һәйкәл өчен акча җыялар.
«Һәйкәл музейдагы манекен кебек булачак. Чынлыкта сөембикәнең нинди булганын беркем дә белми, шуңа күрә аны һәркем үзенчә күз алдына китерә. Ул һәйкәл Касыймга татар мәдәнияте белән кызыксынып килгән кешеләр өчен кирәк. Шул ук вакытта ул татарның дәрәҗәсен күтәрә», — дип сөйләде тарихчы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз