news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рязань өлкәсе Касыймов шәһәрендә татарлар тарихына багышланган экспозиция ачыла

Күргәзмә Хан мәчетенең икенче катында оештырыла.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген, 24 ноябрь көнне 13 сәгатьтә, Рязань өлкәсе Касыймов шәһәрендә "Татар халкы тарихы фрагментлары" күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә Касыймов шәһәре татарлары көнкүреше, этнографиясе, гамәли сәнгать коллекцияләре тәкъдим ителәчәк. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Рязань өлкәсе һәм Касыймов шәһәре татарларының милли-мәдәни төбәк автономиясе рәисе Илдар Бикуев хәбәр итте.

Илдар Бикуев Касыймов татарлары көнкүрешен гәүдәләндергән барлык экспонатларның Хан мәчетендә сакланганын әйтте.

"Тарихи хан мәчете 2013 елда Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте милкенә бирелгәндә, ул мәчет элек Касыймов шәһәре төбәкне өйрәнү музее буларак та эшләгән. Аның беренче катында "запасниклар" бар. Элек-электән алар шунда сакланган. Шәһәрдә реставрация эшләре бара, аларны башка урынга күчереп булачак. Безгә, бөтен татар халкына, бу экспонатларның сакланып калуы мөһим. Анда 4 меңнән артык экспонат исәпләнә, шуларның берникадәре күргәзмәгә чыгарыла", - диде Илдар Бикуев. Экспозицияне оештыру өчен, ул Татарстан Республикасы грантын да файдалануын билгеләп узды. "Без витриналар алдык. Касыймов музей-тыюлыгы татар халкына караган экспозицияләрне тапшырды, ул гел алмашынып торачак. Бу экспозицияне Казан, Мәскәү, Санкт-Петербургта да урнаштырырлар дип планлаштырабыз. Анда уникаль экспонатлар бар", - диде ул.

Әңгәмәдәш мәчетнең икенче катында XV гасыр архитектура һәйкәлләре булуын, быел аларны реставрация эшләренә кертү турында Россия Мәдәният министрлыгына заявка кертелгәнен әйтте.

Экспозиция ачылышында Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре катнашачак. Хан мәчетендә кунаклар Җомга намазын укыячак. Чара кысаларында Касыйм ханлыгы чорыннан бүгенгә кадәр татар халкы тарихына багышланган түгәрәк өстәл утырышы да узачак. Татар бистәсе буйлап экскурсия дә оештырылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100