news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрендәге Сөембикә скверы һәм һәйкәле проекты билгеле

Һәйкәлне Йосыф ханның миниатюрасы нигезендә ясаганнар.

Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрендәге Сөембикә скверы һәм һәйкәле проекты билгеле
Әлфия Рахматулина

(Казан, 20 май, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә Сөембикәгә куелачак һәйкәл проекты билгеле. Идея авторларының берсе - Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рахматулина проектны "Татар-информ" соравы буенча күрсәтте.

“Һәйкәлнең образы җентекләп уйлап, Мәскәү янындагы “Архангельское” музеенда сакланучы Йосыф хан миниатюрасы буенча ясалды. Киеме тарихи яктан өйрәнелде. Без ханнарча, гайрәтле, сыгылмас образ ясарга теләдек. Кулын йөрәгенә куюы - Казанны сагынуын, яратуын аңлата”, - диде Әлфия Рахматулина.

Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл кую идеясе авторлары - “Рязань өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе” җәмгыяте җитәкчесе Илдар Бикуев, Айдар Исмәгыйлев, Әлфия Рахматулина. Аларның проекты Рязань өлкәсендә муниципаль инициативалар бәйгесендә 1 миллион 808 мең акчалата ярдәм откан. Проектны ашыруга 500 мең сумны муниципаль берәмлек администрациясе, 250 мең сумнан артык Касыйм шәһәре татарлары биргән.

Әлфия Рахматулина әйтүенчә, һәйкәл сигез кырлы кызыл төстәге таш постаментта торачак. Постаментта Сөембикә әйләнәсендә яшел таштан ярым-ай белән йолдыз аның күңелендә ата-бабаларыннан сакланып калган ислам дине символы булып торачак.

1861-1862 елларда князь Николай Йосыпов архив документларына таянып, ике томлык “История рода князей Юсуповых” китабын язган. Казан ханбикәсе Сөембикәгә багышланган бүлек ахырында ул Сөембикәнең Касыйм шәһәрендә үлгәнен язган. “Архангельское” музеенда сакланган әлеге китапны музей кагыйдәләре буенча музейның баш саклаучысы Людмила Гринева белән Касыйм шәһәренә Сөембикәгә багышланган конференциягә алып килгән булганнар.

Касыйм шәһәрендә Һәйкәл кую буенча консультант буларак Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты Индус ТаҺиров ярдәм иткән. “Шушы елларда һәйкәл кую эшенә Индус абый бөтен ялкынын, белемен биреп торды”, - диде аның турында Әлфия Рахматулина.

"Бу елларда без барыбыз да бик зур эшләр эшләдек. Һәйкәл куярга бирелгән территория рәткә китереләчәк, скверга Казан ханбикәсе Сөембикә исеме биреләчәк”, - диде Әлфия Рахматулина.

Скульптор Вениамин Сидоренко ясаган һәйкәл макетын Рязань өлкәсе хакимияте раслаган һәм ул бөтен документлар буенча үткән. “Хәзер Татарстан ягыннан гына эш калды. Скульптордан бронзадан ясалган һәйкәлне сатып алырга һәм Касыйм шәһәренә шул батырлык һәм тугрылык көннәре истәлеге итеп бүләк итәргә”, - диде Әлфия Рахматулина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100