news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рябков: Якын Көнчыгыштагы вазгыять турында Казандагы БРИКС саммитында фикер алышачаклар

Хәзерге вакытта Якын Көнчыгышта күзәтелгән вазгыять турында Казанда узачак БРИКС саммитында фикер алышачаклар. Бу хакта Россия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков Мәскәүдә уза торган БРИКС Халыкара мәктәбендә сөйләде, дип яза «Известия» газетасы.

«Төбәктәге хәлләргә, ачык конфликт буларак, әлбәттә БРИКС тарафыннан максималь игътибар биреләчәк, һәм Казанда бу турында сөйләшү турыдан-туры булачак», – диде дипломат.

«Алда бик җитди, мөһим сөйләшүләр, әңгәмәләр тора. Вазгыять контрольдән чыгып бара дияргә була», – диде Рябков һәм тагын да җитдирәк эскалация өчен куркынычлар артуын әйтте.

Моннан тыш, Россия тышкы эшләр министры урынбасары искәрткәнчә, БРИКС саммитында Палестина Президенты Махмуд Аббас та катнашачак.

Уналтынчы БРИКС саммиты 22-24 октябрьдә Татарстан башкаласында узачак. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, мондый дәрәҗәдәге чара уздыру – республика өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Казан мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрдә якынча 20 мең кунак булачак, диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot