news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РwC (PricewaterhouseCoopers) Казан Универсиадасы партнеры булачак

Безгә халыкара спорт уеннары инфраструктурасын бик белеп һәм нәтиҗәле файдаланырга кирәк булачак, шуңа күрә, дөньякүләм зурлыктагы спорт чараларын оештыру комитетлары белән хезмәттәшлектә тәҗрибә туплаган партнерның консультатив ярдәме таләп ителә, диде Т

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Ратушасында имзаланган килешү нигезендә, РwC (PricewaterhouseCoopers) 2013 елда уздырыласы Казан Универсиадасы партнеры булачак.

Төгәлрәге, бүген, студентларның Бөтендөнья җәйге спорт уеннары башланырга 936 көн кала, XXVII Универсиаданы әзерләп үткәрү буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РwC, Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләрендә аудиторлык практика җитәкчесе Ричард Манн һәм “Казан 2013” башкарма дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Владимир Леонов тарафыннан хезмәттәшлек турында кысалы килешүгә кул куелды.

Безгә халыкара спорт уеннары инфраструктурасын бик белеп һәм алдан уйлап нәтиҗәле файдаланырга кирәк булачак, шуңа күрә, дөньякүләм зурлыктагы спорт чараларын оештыру комитетлары белән хезмәттәшлектә тәҗрибә туплаган партнерның консультатив ярдәме таләп ителә. Без аны PricewaterhouseCoopers белән бәйләп карыйбыз, чөнки 2008 елда Пекинда Олимпия уеннары, 2006 елда Германиядә футбол буенча дөнья чемпионаты кебек зур спорт чараларын оештыру комитетларында дөньякүләм тәҗрибәләре бар, шулай ук 2011 ел Шеньжень Универсиадасы һәм 2014 елда Бразилиядә булачак футбол буенча дөнья чемпионаты оештыру комитетлары белән дә. Аның Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрдә 2 меңнән артык белгече эшли һәм 2007 елдан бирле Казанда да офисы эшләп килә, диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашу башында. Әйтергә кирәк, ышанычны аклыйлар, компания шуңарчы инде Татарстанның “Ак Барс банк”, “КамАЗ”, “Татнефть”, “Татфондбанк”, “Таиф”, “Татэнерго” кебек компанияләре белән уңышлы гына хезмәттәшлек иткән иде, дип канәгатьлек белдерде республика җитәкчесе.

РwC җитәкчесе Ричард Манн, соңгы 14 ел дәвамындагы хезмәттәшлектә бер-беребезнең ышанычын яулыйбыз, ә бүгенге шартларда уңышлы эшләү өчен төп 3 сыйфат кирәк: лидерлык, осталык, төркем белән эшли белү – болар Татарстанда барысы да бар, шуңа да хезмәттәшлекне киңәйтү ягында без, дип басым ясап әйтте.

Яңа имзаланган килешү нигезендә Казанда булачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадның партнеры дәрәҗәсенә ия булып алган һәм консультатив хезмәтләр күрсәтүче буларак рәсми теркәлгән РwC 2011-2013 елларда “Казан 2013” башкарма дирекциясе белән берничә юнәлештә, шул исәптән Универсиаданы бюджетлау процессында ярдәм күрсәтәчәк, тагын проект-ориентирлаштырылган эшләр принциплары буенча эшчәнлек белән идарә итү системасын кертү дә ниятләнә. 

(Фотосурәтләр prav.tatar.ru порталыннан алынды).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100