Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рузилә Тимергалиева: Ясалма фәһем эшмәкәрләрне бик күп вак-төяк эшләрдән коткара
«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисади форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы мәйданчыгында «Ислам дөньясы хатын-кызлары: эшмәкәрлек һәм ясалма фәһем чорында икътисад» сессиясе узды. Анда Дәүләт Советы депутатлары Ләлә Кадермәтова, Ольга Воронова, Ирина Терентьева, Рузилә Тимергалиева катнашты.
«Ислам дөньясы хатын-кызлары: ясалма фәһем чорында эшмәкәрлек һәм икътисад» сессиясе ясалма фәһемне бизнеста һәм икътисади өлкәдә дөрес куллануның мөһимлеге турында фикер алышуга багышланган иде. Кайбер илләрнең катнашучылары эшмәкәрлекнең төрле тармакларында гамәлгә ашырылган үз проектларын тәкъдим иттеләр.
Ганадан Janet Boadi foundation генераль директоры һәм аңа нигез салучы Джанет Осей Боади икътисади үсеш һәм инновацияләрне стимуллаштыру өчен ясалма фәһемны ничек куллану турында сөйләде.
«Шуны әйтәсем килә: ясалма фәһем трансформалашты, бигрәк тә ислам илләрендә. Бүген ясалма фәһем виртуаль остазлык тәкъдим итә. Без төрле өлкәләрдә – финанс, сәламәтлек, мәгариф өлкәләрендә стартаплар белән шөгыльләнүче хатын-кызларның рухландыра торган мисалларын күрәбез. Бу яңа эш урыннары булдыра һәм икътисадны үстерә. Мәсәлән, медицина компанияләре ясалма фәһем ярдәмендә пациентларны диагностикалауны һәм дәвалауны яхшырта», – дип сөйләде сессиядә катнашучыларга Джанет Осей Боади
Ясалма фәһемнең медиа индустриягә йогынтысын тикшерү турында Санкт-Петербург дәүләт университетының цифрлы медиакоммуникацияләр кафедрасы мөдире һәм профессоры, Ясалма фәһем һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты мәгълүматлары турындагы фән үзәгенең әйдәп баручы аналитигы Камилла Нигъмәтуллина сөйләде.
Аның әйтүенчә, берничә ел элек ясалма фәһем өлкәсендә хәбәрдарлыкны арттыруга һәм белемнәрне формалаштыруга кушылган компанияләр инде беренче икътисади нәтиҗәгә ирешкән.
«Нәкъ менә шуңа күрә без ясалма фәһем – ул бөтенләй яңа база валютасы, ул безнең индустриянең генә түгел, гомумән, безнең күбебез бүген мәшгуль булган креатив индустрияләрнең киләчәген билгеләячәк, дип саныйбыз. Бүгенге вакытның төп икътисади нәтиҗәсе – ул нәкъ менә ясалма фәһем базарларны тутыра торган тизлек. Россия өчен бу бигрәк тә актуаль, чөнки 89 төбәк – 89 үзенчәлекле икътисади базар», – дип басым ясады Камилла Нигъмәтуллина.
«Ислам дөньясы хатын-кызлары: ясалма фәһем чорында эшмәкәрлек һәм икътисад» сессиясенә йомгак ясап, журналистлар белән әңгәмә вакытында Дәүләт Советы депутаты Рузилә Тимергалиева күтәрелгән теманың мөһимлеген ассызыклады.
«Бу сессиядән рухланып чыгасың, – дип басым ясады парламентарий. – Пакистан кунагы Фарва Хәснаин бүген каты конкуренция гасыры һәм йомшак хатын-кыз көче бу вакытта ихласлыкта, килешә белүдә аерым әһәмияткә ия, дип әйтте. Һәм ясалма фәһем турында күп әйтелде. Эшмәкәр буларак әйтәсем килә, ясалма фәһем безне вак-төяк эшләрдән коткара. ЯИ системаларының берсе ярдәмендә, көн саен диярлек, мин үзем бик күп вак мәсьәләләрне хәл итәм, аларга элек күп вакыт һәм көч китә иде. Бу актуаль темалар өчен рәхмәт».
«Ислам дөньясы хатын-кызлары: ясалма фәһем чорында эшмәкәрлек һәм икътисад» сессиясендә катнашучылар арасында Greennica Technology генераль директоры Джозефин Су (Таиланд), Neeps IT Solutions компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Рошин Нгорима (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре/Көньяк Африка Республикасы), «Рэйн» технологик платформасында стартап генераль директоры Фарва Хәснәин (Пакистан), AMB Services җитәкчесе Атума Мари Бернадетте (Камерун), хәләл косметика уйлап табучы Резеда Нурисламова, медицина фәннәре докторы һәм ADI Consumer Finance баш башкарма директоры Ясмин Хелал Хәмед һәм башкалар бар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз