Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рузилә Фәттахова: Туган телне саклауны татар теле укытучысына гына йөкләү зур хата
Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе рәисе, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты Рузилә Фәттахова фикеренчә, туган телне саклауны татар теле укытучысына гына йөкләп калдыру зур хата. Бу хакта ул Бөтенроссия «Туган тел» форумының «Тәрбия. Белем. Тел» пленар утырышында сөйләде.
Рузилә Фәттахова Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең «татар теле, әдәбияты укытучылары татар телен саклау буенча аерым миссия үтиләр» дип әйткәнен искәртте. «Чыннан да, туган тел укытучысы хезмәте күпкырлы, аннан энергия һәм ихтыяр көче таләп итә, шуңа күрә бу җаваплы эштә татар теле укытучысына һәр яктан ярдәм кирәк. Туган телне саклауны аңа гына йөкләп калдыру зур хата», - дип саный ассоциация җитәкчесе.
«Бу юнәлештә, беренче чиратта, без ата-ана ярдәменә таянырга тиеш. Федераль закон нигезендә, әти-әниләр туган телләрне сайлау хокукына ия. Ата-аналар белән тиешле аңлату-агарту эшләрен оштыру аеруча игътибарны сорый», - дип әйтте Рузилә Фәттахова.
Аның сүзләренчә, туган телне кадерләп саклау, аның сафлыгы өчен көрәшү эше нигездә ана теле укытучыларына йөкләнә. «Татарстанда, Россия төбәкләрендә хезмәт итүче мөгаллимнәр эшчәнлеге татар телен, әдәбиятын предмет буларак укыту белән генә чикләнми. Татар теле укытучылары балаларга милли тәрбия бирүче, халкыбыз мирасын киләчәк буынга тапшыручы төп шәхес булып тора. Бу юнәлештә зур эш башкарыла», - дип ассызыклады Рузилә Фәттахова.
«Тәҗрибә уртаклашу, эчтәлекле чаралар үткәрү, кыю проектларны гамәлгә кую - безнең максатыбыз, моның өчен көчле потенциалыбыз бар. Тел бетсә, халык та, милләт тә югала», - диде ул чыгышында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз