– Яшь чагыма кайтып килгәндәй булдым. 1998 елда беренче тапкыр Казанга килеп, аспирантурага кергәч, шундый җыеннар - хатын-кызлар, яшьләр җыеннары, татар теленең киләчәге турында сөйләшүләр бик күп үтә иде. 30 еллап вакыт үткән, әле бернәрсә дә эшләнмәгән кебек. Һаман шул тема, кабатлана икән, дигән фикергә килдем. Татар теленең язмышы һаман проблема булып кала.
Татар теле, әдәбияты укытучылары бездә курслар үтә, ситуация елдан-ел үзенең проблемаларын күрсәтә. 3-4 ел элек кенә безнең группаларга 30ар укытучы килә иде, хәзер инде 1 төркемгә 14-15 укытучы җыела. Мәктәпләрдә татар теле, әдәбияты укытучылары саны кими, дигән сүз. Бу сәгатьләр саны кимү белән дә бәйле. Сәгатьләр саны федераль үзәктән билгеләнә. Шуңа бәйле рәвештә татар теле, әдәбияты укытучылары саны бик нык кимүгә таба бара. 2017 елдагы вазгыятьне дә беләсез: акыллы, инициативалы, тырышып эшли торган дәрәҗәле татар теле укытучылары башка фәннәрне укытуга күчтеләр.
Иң күзгә ташланган проблема - укытучыларның яше олыгаюга таба бара. татар теле укытучыларының 60-70 проценты - 50дән өлкән яшьтә. Дөрес, алар бик тәҗрибәле, 30-40 ел эшләгән, ләкин алар күбрәк традицион укытуга нигезләнеп укыта. Заманча, креатив фикерли торган, төрле программа һәм платформаларны укытуга кертеп җибәрә торган укытучыларның саны кими бара. Алар мәктәпкә эшкә урнаша, шартларны күрәләр, хезмәт хакын санап карыйлар да, тизрәк китү ягын карыйлар.
Күптән түгел Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә стажировка үттек, укытучыларны алып бардык. Стажировка гимназиянең матурлыгын, затлы җиһазларын карауга гына кайтып калды. Гөрләп торган татар гимназиясендә 2 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Бүтән гимназияләрдә дә шулай. Үземнең кызларым башка татар гимназиясендә укый, анда 3 татар теле, әдәбияты укытучысы эшли.
Әгәр татар теле укытучысы булмаса, татар биюләренә дә кызыксыну юк, татар музыкасын да тыңламыйлар, театрга да бармыйлар. Бөтен нәрсә укытучы, тәрбияче аркылы бара. Укытучы сыйныфтан тыш чараларда татар мәдәнияте белән таныштыра, кызыксындыра, шуның аркылы бала татар дөньясына килә. Шуңа күрә иң элек татар теле укытучыларына төрле яклап ярдәм кирәк.
Түгәрәк өстәлдә яңгыраган фикерләрне «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина тәкъдим итте.