news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рузил Гатин Казанда - Опера һәм балет театры спектаклендә төп партияне башкарачак

Рузил Гатин Казанда - Опера һәм балет театры спектаклендә төп партияне башкарачак
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Рузил Гатин Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Дж.Россининың «Севильский цирюльник» спектаклендә катнашачак. «Граф Альмавива партиясен беренче мәртәбә Большой театр солисты Рузил Гатин башкара. Аның сәхнә партнерлары Венера Протасова (Розина), Артур Исламов (Фигаро), Михаил Казаков (Базилио) и Ирек Фаттахов (Бартоло) булачак», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Дж.Россининың «Севильский цирюльник» спектакле 21 сентябрьдә булачак.

«Рузил Гатинның иҗат багажында Граф Альмавива партиясе – иң күренеклеэшләренең берсе. Бу партия белән ул 2017 елда Миланның Ла Скала театрында дебют ясаган иде. Шул ук рольне Копенгагенның Королева театрында һәм Россиянең Большой театрында да башкарды», дип искәртә театр.

  • Рузил Гатин – Чаллы егете, Казан дәүләт консерваториясе һәм РАТИ-ГИТИС чыгарылышы. «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең гран-при иясе.
  • Татар тамашачысына ул консерваториянең Татар операсы куйган спектакльләре аша һәм «Кара пулат» операсы аша яхшы таныш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100