news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рузил Гатин беренче тапкыр Зур театрда чыгыш ясады

Рузил Гатин – Казан консерваториясендә белем алган, Европада стажировка үткән

Рузил Гатин беренче тапкыр Зур театрда чыгыш ясады
Рамиль Гали/архив

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар опера җырчысы Рузил Гатин беренче тапкыр Россиядә зур опера сәхнәсендә чыгыш ясады. Кичә Зур театр сәхнәсендә Нидерланд, Дания һәм Австралия опера театрларының уртак проекты булган “Путешествие в Реймс” спектакленең премьерасы булды.

“Бу минем Россиядә беренче чыгышым”, - дип яза Рузил Гатин социаль челтәрләрдә. Җырчы Россиянең данлыклы опера сәхнәсендә шушы операда катнашучы буларак чыгыш ясаган.

Спектакль программасында аның 14 һәм 16 декабрь көннәрендә чыгыш ясаячагы билгеләнгән.

Операда Рузил Гатин рус генералы Граф Либенскоф партиясен башкара.

Джоаккино Россининың “Путешествие в Реймс” опера әсәре Жермен де Стальнең «Коринна, или Италия» романына нигезләнеп язылган Луиджи Балокки либреттосы буенча куелган.

  • Рузил Гатин – ГИТИСны һәм Казан консерваториясендә белем алган, Европада стажировка үткән. Халыкара конкурслар лауреаты. Татар тамашачысына ул консерваториянең Татар операсы куйган спектакльләре аша һәм “Кара пулат” операсы аша яхшы таныш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100