news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рузил Гатин башкаруында “Әдрән диңгез” җырына видеоклип төшерелде

Рузил Гатин башкаруында “Әдрән диңгез” җырына видеоклип төшерелде

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Шушы көннәрдә Чаллы егете – җырчы Рузил Гатинның видеоклибы дөнья күрәчәк. Рузил башкарачак Салих Сәйдәшев көенә һәм Кәрим Тинчурин сүзләренә язылган “Әдрән диңгез” җырын монтажлау эше төгәлләнде дияргә була. Иҗади сәләткә ия балалар һәм яшьләр белән эшләүче “Йолдызлык” республика үзәге хәбәр итүенчә, Рузил Гатин - быел узган “Йолдызлык” фестиваленең кечкенәләр төркеме җиңүчесе.

Һичшиксез, “Әдрән диңгез” җырын башкару, зур осталык таләп итүче җыр. Рузил өчен дә ул юкка гына сайланмаган, моң һәм көчле тавыш сәләтенә ия булган егеткә әлеге җырны җиренә җиткереп башкаруда җитәкчеләре дә зур ярдәм күрсәткән.

Тагын шуны да әйтергә кирәк, “Йолдызлык” республика үзәге директоры Дмитрий Туманов сүзләренә караганда, бик тиздән 2001-2005 елларда фестивальдә катнашучыларның җырлары кертелгән компакт-дисклар әзер булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot