Берәү: «Аптыраганнан суям, кәҗәкәем», – дигән, ди бит. Әлбәттә, дөньядагы, илдәге вазгыять үзгәрәк булса, бу мәсьәлә көн кадагына чыкмас та иде. Ләкин бүгенге шартларда (ә шартлар бик кискен, катгый) Татарстан Язучылар берлегенең Россия Язучылар берлеге белән берләшүе, минемчә, иң дөрес юл.
Альтернатива да бар иде. Ул очракта Татарстан Язучылар берлегенең вәкаләтләре, милке һ.б. Россия Язучылар берлегенең Татьяна ханым Сушенцова җитәкләгән Татарстан төбәк оешмасына күчәр иде... Ну, бик ялварсак, безгә, бәлки, берәр театрның почмагында сыңар өстәл белән ике урындык сыярлык бүлмә бирерләр иде. Съезд үз карарын чыгарды. Мәсьәлә хәл ителде. Ни булып бетәр – яшәп карыйк», – ди ул.
Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтаенда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.